"Киләчәккә караш" форумы кысаларында "Позитив үзгәрешләр драйверы буларак социаль өлкәдә эшкуарлык" семинары булып узды

2017 елның 23 сентябре, шимбә

Семинар 22 сентябрь көнне "Корстон" комплексында булды.

Семинарны түгәрәк өстәлнең модераторы, Татарстан Республикасының Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге җитәкчесе Антон Баклашов ачып җибәрде. Үзенең сәламләү чыгышында ул Үзәкнең эш нәтиҗәләре, уздырылган чаралар һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә тормышка ашырыла торган проект-белем бирү программалары, Татарстан Республикасы Эшкуарларга ярдәм фонды, "Безнең киләчәк" фонды һәм башка оешмалар тарафыннан социаль эшкуарларга күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында җентекләп сөйләде.

Семинарда Ханты-Манси автономияле округыннан – Югра кунаклары чыгышларына аеруча зур игътибар бирелде. ХМАО Икътисадый үсеш департаментының Эшкуарлыкны үстерү идарәсе башлыгы Ольга Кашина һәм ХМАО Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры урынбасары Андрей Панчетовский округның социаль эшкуарлыкны үстерүдәге тәҗрибәсе һәм уңышлары, шулай ук Татарстан Республикасында тиражларга мөмкин булган гамәли эшчәнлекләре белән уртаклаштылар. Социаль эшкуарлар тарафыннан бина арендалауга тотылган акчаларның 80%ына кадәрге өлешен ни рәвешле кайтарып алып булуы хакында ХМАО тәҗрибәсе аеруча кызыклы тоелды. Семинарда шулай ук Татарстан Республикасында эшкуарлар өчен салым каникуллары кертү зарурлыгына бәйле мәсьәлә дә күтәрелде, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм башка зур шәһәрләрдә бу хәл инде күптәннән гамәлдә кулланыла.

Россия дәүләт социаль университетының коммуникатив менеджмент факультеты деканы Игорь Романов үзенең чыгышында коммерциячел булмаган оешмаларда коммуникация һәм реклама мәсьәләләрен күтәрде. Әлеге мәсьәләнең әһәмиятле булуын ассызыклап үтәргә кирәк, чөнки коммерциячел булмаган оешмаларның барысы да диярлек даими рәвештә коммуникацияләр алып бара, төрле мәйданчыкларда, үзләренең эшенә төрле каналларны куша, ләкин бу һәрчакта да нәтиҗәле булып чыкмый.

"Социаль эшкуарлык" программасын тәмамлап чыгучыларга  тантаналы рәвештә Казан федераль университетының квалификация үстерү турында таныклыкларын тапшыру кичәнең ямьле төгәлләнү өлешенә әверелде. Чыгарылыш укучыларына документларны КФУ инновацион үсеш идарәсе башлыгы Антон Дыганов һәм КФУ Идарә, икътисад һәм финанс институтының маркетинг кафедрасы җитәкчесе Наталья Каленская тапшырды. Бу программаны тормышка ашыру Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Эшкуарларга ярдәм фондының финанс һәм оештыру ярдәме аркасында мөмкин булды.

Киләсе белем бирү программасы октябрьдә старт алачак һәм анда Сез дә катнаша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International