"Киләчәккә караш" форумы кысаларында "Export ME" конференциясе узды

2017 елның 23 сентябре, шимбә

Ел саен эшкуарлыкны үстерү буенча уза торган "Киләчәккә караш" форумы кысаларында 2017 елның 21-22 сентябрендә "Корстон" комплексында республикада экспортка юнәлеш алган кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү һәм аларга ярдәм итү коралларына багышланган "Export ME" конференциясе булып узды.

Конференцияне оештыручылар булып Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы, "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КБО, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге, "Россия экспорт үзәге" АҖ, Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы чыгыш ясады.

Конференция кысаларында экспортка юнәлеш алган КУЭ субъектларының төрле мәсьәләләрен һәм бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән чаралар һәм Татарстан Республикасы экспортерларының фотокүргәзмәсе булды.

"Экспорт АПК: чит ил партнерлары белән аралашуның гомуми күнекмәләре" тренингы кысаларында: Германиядән килгән спикер, NeuVenture Global идарә итү буенча партнеры Инна Армстронг экспортка сату системаларын төзүнең иң яхшы техникаларын, стратегияләрен һәм коралларын күрсәтте, чарада катнашучыларның Кытай һәм Европа партнерлары белән эшләү үзенчәлекләренә кагылышлы сорауларына җавап бирде.

"Экспортер белән диалог: халыкара челтәрләргә чыгу" түгәрәк өстәле катнашучылар арасында бик зур кызыксыну уятты һәм резонанс тудырды. Чараның модераторы булып ТР Экспортка ярдәм үзәге җитәкчесе Ульяна Ануфриева чыгыш ясады. Очрашуда катнашучылар спикерларга тышкы икътисад эшчәнлеге буенча төрле аспектларга кагылышлы – "Хәләл" продукциясен сертификацияләү мәсьәләләреннән башлап Көньяк Америка базарларына чыгу проблемаларына кагылышлы мәсьәләләргә кадәр – үзләрен борчыган сорауларны бирүнең уникаль мөмкинлегенә ия булдылар.

 

"Россия Экспорт үзәге" АҖ экспортка ярдәм итү буенча төбәк инфраструктурасы белән эшләү проекты җитәкчесе Наталья Минаева аналитик ярдәм, сертификация, патент алу һәм логистика чыгымнарын компенсацияләү кебек экспортерларга финанс ягыннан һәм финанска бәйле булмаган яктан ярдәм итү формалары, РЭҮ Төркеменең финанс һәм мәгариф хезмәтләре, күргәзмә чараларын финанслауда катнашу һ.б.  турында сөйләде. "Леруа Мерлен" компаниясенең сорсинг буенча директоры Руслан Хакало түгәрәк өстәлдә катнашучыларны "Леруа Мерлен" компаниясе өчен җиткерүчеләрне сайлап алу принциплары белән таныштырды һәм Россиядәге бүлмә ишекләре һәм тукымалар җитештерүче ике җиткерүченең халыкара базарындагы "Леруа Мерлен" гипермаркетларында тәкъдим ителүе хакында билгеләп узды. Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү департаменты директоры Артур Николаев катнашучыларга ТР ССП белән эшләү мөмкинлекләре, атап әйткәндә, чит илләрдә ССП вәкилләре белән багланышта тору, тәрҗемәчеләр гильиясе хезмәтләреннән файдалану, ССП каршындагы Халыкара коммерциячел арбитраж судының эше хакында сөйләде. Спикерларның чыгышлары "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КБО директоры Андрей Афонин чыгышы белән тәмамланды. Андрей Афонин очрашуга йомгак ясады һәм продукцияне сертификацияләү буенча катнашучыларның күпчелеген борчыган сорауларга җавап бирде. 

Конференция Венгриядән, Латвиядән, Молдовиядән, Казакъстаннан, Кытайдан, Һиндстаннан, Финляндиядән, Беларусия Республикасыннан һәм башка илләрдән килгән экспертлар белән түгәрәк өстәлләр уздырып һәм Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләре компанияләренең чит илдәге партнерлар белән В2В очрашуларын оештырып тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International