"Кулланучылар хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законына һәм "Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында" Федераль законга үзгәрешләр әзерләнде

2017 елның 23 сентябре, шимбә

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан "Кулланучылар хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законына һәм "Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" федераль закон проекты 2017 елның 18 сентябрендә Дәүләт Думасына кертелде.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында"гы Федераль законга 2017 елның 1 гыйнварыннан башлап товарларны сатканда, эшләрне башкарганда, кулланучыларга хезмәтләр күрсәтелгәндә юридик затларның, шәхси эшкуарларның зарури таләпләрне үтәвен тикшерү максатларында алыш-биреш ясау өчен дәүләт контроле (күзәтчелеге) органы тарафыннан тудырылачак вәзгыяти контрольлек чарасыннан гыйбарәт булган контроль сатып алуны үткәрү мөмкинлеген күздә тотучы норма кертелгән иде.

Закон проектында "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" Федераль законда билгеләнгән тәртиптә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеген һәм федераль дәүләт санитар-эпидемиология күзәтчелеген башкарганда Роспотребнадзор тарафыннан контроль сатып алулардан файдалану ысулын күздә тотучы үзгәрешләрне кертү тәкъдим ителә.

Дәүләт Думасында җаваплы комитет билгеләнгән – Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты.

Федераль закон проекты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасының рәсми сайтында, түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://sozd.parlament.gov.ru/bill/268019-7.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International