"Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 37 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында" закон проектына төзәтмәләр әзерләнде

2017 елның 15 сентябре, җомга

"Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү турында" федераль закон проекты Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 23 маендагы 980-р номерлы боерыгы белән Дәүләт Думасына кертелгән иде.

Закон проектында дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең экстерриториаль принцибын кертү күздә тотылган иде, аның нигезендә мөрәҗәгать итүчеләргә үз ихтыярлары буенча, яшәгән яисә торган урынына бәйсез рәвештә, документларны федераль башкарма хакимият органының, бюджетныкы булмаган дәүләт фонды органының яисә күпфункцияле үзәкнең Россия Федерациясе чикләрендә булган теләсә кайсы бүлекчәсенә тапшыру һәм дәүләт хезмәте нәтиҗәләрен дә шул рәвешле алу мөмкинлеге каралган иде.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең закон проектына булган төзәтмәләре Хөкүмәт сайтында 2017 елның 13 сентябрендә урнаштырылды. Россиянең Элемтә министрлыгы тарафыннан әзерләнгән әлеге төзәтмәләр буенча юридик затларга да физик затларга карата булган аналогия буенча закон проектында каралган механизм нигезендә дәүләт хезмәтләрен алу мөмкинлеге бирелә, шулай ук дәүләт хезмәтләрен экстерриториаль принцип буенча күрсәтүгә күчүнең срокларын билгеләү буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең вәкаләтләре дә тәгаенләнә.

Тулаем алганда, федераль закон проекты гражданнарга дәүләт хезмәтләреннән файдалану дәрәҗәсен арттыруга, матди һәм вакытка бәйле сарыфларны киметүгә юнәлдерелгән.

Закон проекты беренче укылышта 2017 елның 20 июлендә кабул ителде. Икенче укылышны үткәрү датасы әлегә билгеләнмәгән.

Закон проектына булган төзәтмәләр белән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәсми сайтында танышырга була, түбәндәге сылтама аша: http://government.ru/activities/selection/304/29214/, ә федераль закон проекты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасының рәсми сайтында танышырга мөмкин, түбәндәге сылтама буенча: http://sozd.parlament.gov.ru/bill/185313-7.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International