Калининград өлкәсендә Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр үзәкләренең Россиякүләм форумы уза

2017 елның 15 сентябре, җомга

2017 елның 14 сентябреннән 15енә кадәрге чорда Калининград өлкәсендә Россия Федерациясенең Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр үзәкләренең Россиякүләм форумы үткәрелә.

Форумда катнашалар: Россия Федерациясе Президенты Хакимияте, Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты, федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре, Россия Федерациясе субъектларының иң югары башкарма хакимият органнары җитәкчеләре урынбасарлары, дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле (КФҮ) үзәкләре җитәкчеләре. Татарстан Республикасыннан форумда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев һәм "Татарстан Республикасында КФҮ" ДБУ директоры Ленара Мозаффаровалар катнаша.

Форум "Минем документлар" (КФҮ) офисларында "бер тәрәзә" принцибы буенча дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өлешендә тәҗрибә уртаклашу максаты белән оештырылган. Форумның көн тәртибендә: КФҮ эшчәнлеген оештыру мәсьәләләрен, федераль, төбәк башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләти бюджетныкы булмаган фондлар белән багланышларда тору проблематикасын карап тикшерү.

Форумда Россия Федерациясе субъектларында дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең иң яхшы тәҗрибәләре күрсәтелә, пленар утырышлар һәм дискуссия сессияләре үткәрелә, алар дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүче белгечләрнең тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International