Check lists will be used in the course of execution of state supervision of compliance with labour legislation

13 September 2017, Wednesday

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 8 сентябрендәге тиешле 1080 номерлы карары нигезендә Хезмәт законнарының һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алучы бүтән норматив хокукый актларның үтәлүенә федераль дәүләт күзәтчелеге турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде.

Үзгәрешләр нигезендә дәүләтнең хезмәт инспекторлары уртача куркыныч категориясенә керүче эш бирүчеләргә планлы тикшерүләрне үткәргәндә 2018 елның 1 гыйнварыннан башлап тикшерү кәгазьләрен кулланачаклар, 2018 елның 1 июленнән башлап бу хәл барлык эш бирүчеләргә карата үткәрелгән планлы тикшерүләрдә дә гамәлгә ашырылачак.

Планлы тикшерүнең предметы хезмәт законнарындагы һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алучы бүтән норматив хокукый актлардагы юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга белдерелә торган аеруча әһәмиятле зарури таләпләргә кагыла торган, тикшерү кәгазьләренә (контроль сорауларның исемлекләренә) кертелгән сораулар исемлеге белән чикләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елда "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законга норма кертелде, аның нигезендә дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) аерым төрләрен, муниципаль контрольне оештырганда һәм үткәргәндә планлы тикшерү үткәрү вакытында дәүләт контроле (күзәтчелеге) органы, муниципаль контроль органы вазыйфаи затының тикшерү кәгазьләреннән (контроль сораулар исемлекләреннән) файдалану бурычы карала.

Кабул ителгән карарлар гражданнарның һәм оешмаларның административ һәм финанс чыгымнарын киметүгә, контроль-күзәтчелек органнары эшчәнлегендә үтәкүренмәлелекне арттыруга, планлы тикшерүләрне үткәрү вакытын кыскарту хисабына кулланыла торган хезмәт, матди һәм финанс ресурсларын оптимальләштерергә ярдәм итәчәк.

Карар 2018 елның 1 гыйнварында үз көченә керә.

SUBSCRIBE FOR NEWS
All content on this site is licensed under
Creative Commons Attribution 4.0 International