Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының фәнни-техник, инновация һәм җитештерү өлкәләрендә матди-техник, икътисадый, мәгълүмати база булдыру юлы белән аларны үстерү максатларында балалар, яшьләр һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен иминлекле шартлар тудыруга юнәлеш алган яшьләрнең инновацион иҗат үзәкләрен булдыруга һәм үстерүгә бәйле чыгымнарын финанс ягыннан тәэмин итүгә субсидияләр бирү өчен заявкаларны конкурс нигезендә сайлап алуда катнашырга теләүчеләр игътибарына!
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә: 2017 елның 8 сентябрендә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының фәнни-техник, инновация һәм җитештерү өлкәләрендә матди-техник, икътисадый, мәгълүмати база булдыру юлы белән аларны үстерү максатларында балалар, яшьләр һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен иминлекле шартлар тудыруга юнәлеш алган яшьләрнең инновацион иҗат үзәкләрен булдыруга һәм үстерүгә бәйле чыгымнарын финанс ягыннан тәэмин итүгә субсидияләр бирү өчен заявкаларны сайлап алу комиссиясенең утырышы була. Барлыгы 5 заявка бирелде, аларның 3се конкурска үткәрелде.
Конкурс нигезендә сайлап алуга кертелгән мөрәҗәгать итүчеләр турындагы мәгълүматлар "Эшкуарлыкка ярдәм" бүлегенең "Инфраструктура" бүлекчәсендә бар. "Игъланнар".
Утырышны үткәрү урыны – Казан ш., Мәскәү урамы, 55 йорт, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, 429 каб.
Конкурска кертелгән мөрәҗәгать итүчеләр