Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча халык арасында консультацияләр уздырыла

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисади үсеш министрлыгының көйләүне бәяләү  Департаментыннан «Интернет» информацион-телекоммуникацион челтәрендә мәҗбүри урнаштырылырга тиешле дәүләт сәнәгать информацион системасы мәгълүматлары исемлеген һәм дәүдәт власте органнары, җирле власть  органнарының сәнәгать өлкәсендә субъектлар эшчәнлеген сәнәгать дәүләт информацион системасына кертү өчен дәүләт власте органнарының, җирле власть органнарының информациясен сәнәгать өлкәсендә субъектлар эшчәнлеге турында информацияләрне бирү составы һәм тәртибен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча халык арасында консультацияләр уздыру турында мөрәҗәгать килде.

Проект Дәүләт сәнәгать информацион системасында бирелгән информацияләрне унификацияләү һәм системалаштыру максатыннан әзерләнгән.

Хәзерге вакытта сәнәгать өлкәсендә эшчәнлек субъектларының, дәүләт власте органнарының, җирле үзидарә органнарының Дәүләт сәнәгать информацион системасында информация бирү тәртибен һәм составын билгеләү мөмкинлеге юк.

Проект белән күрсәтелгән затларның һәм оешмаларның информацияләрен, шулай ук «Интернет» информацион-телекоммуникацион челтәрендә мәҗбүри урнаштырылырга тиешле информацияләр исемлеген һәм составын бирү тәртибен раслау тәкъдим ителә.

Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында күрсәтелгән проект белән танышырга чакырабыз.

Аларда эшмәкәрлек субъектлары һәм башка эшчәнлек өчен артык административ  һәм башка чикләүләр керткән, яисә аларны кертүгә китергән, шулай ук эшмәкәрлек субъектларына һәм башка эшчәнлеккә һәм Россия Федерациясе бюджет системасының барлык дәрәҗәсендә  нигезсез чыгымнарга китергән положениеләр булганда, үзегезнең тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының көйләүне бәяләү секторының  электрон адресына җибәрүегезне сорыйбыз: AV.Ponomareva@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International