Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне

2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Российсия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.

Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы Казан шәһәре, Московская урамы, 55 нче йорт адресы (106 каб.) буенча кабул итәчәк.

Түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы компетенциясендә:

1. Индикатив идарә методын кулланып, Татарстан Республикасы икътисадын җайлау буенча дәүләт сәясәтен эшләү һәм тормышка ашыру. 
2. Республика территориясендә җитештерүче көчләрне оптималь һәм нәтиҗәле урнаштыруны тәэмин итү максатларында республиканың территориаль үсешенең бердәм схемасы нигезендә төбәк үсеше буенча дәүләт сәясәтен эшләү һәм тормышка ашыру. 
3. Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының башкарма хакимиятнең федераль органнарының территориаль органнары, шулай ук аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру барышында җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеген оештыруда катнашу. 
4. Бердәм дәүләт инновацияле сәясәтен булдыру һәм тормышка ашыру. 
5. Бердәм дәүләт инновацияле сәясәтенең өстенлекләрен билгеләү һәм дәүләт ярдәмен күрсәтү 
6. Халыкның мәшгульлеген тәэмин итү һәм үзмәшгульлеген үстерү, Татарстан Республикасы социаль-икътисадый сәясәтен гамәлдә ашыруда кече һәм урта эшкуарлыкның ролен арттыру, икътисадта көндәшлекле мохит булдыру, кече һәм урта эшкуарлыкка инвестицияләр җәлеп итү, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан салым керемнәрен арттыру максатында Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру. 
7. Татарстан Республикасы территориясендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзү һәм үстерү, аның эшчәнлеген тәэмин итү. 
8. Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкның торышына мониторинг һәм комплекслы анализ үткәрү һәм инвестицияләр өчен шартлар тудыру. 

Кабул ителү өчен алдан язылу кирәкми.

 

Соңгы яңарту: 21 ноябрь 2018, 16:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования