Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең 2017 елның гыйнвар–феврале өчен социаль-икътисади үсеше рейтингы әзерләнде

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисади министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль район Һәм шәһәр округларының 2017 елның гыйнвар–феврале өчен айлык социаль-икътисади үсеше рейтингы әзерләнде.

2017 елның гыйвар–февраль рейтингында лидерлык позициясен Казан шәһәре (1нче урын), Әлмәт (2нче урын) һәм Түбән Кама (3нче урын) муниципаль районнары алды.

2017 елның гыйнвар–февралендә рейтингта Алексеевск (+6 позиция), Арча (+5 позиция) муниципаль районнары,  Яр Чаллы шәһәр округы  һәм Аксубай муниципаль районы (+3әр позиция) урыннар буенча зур  үзгәрешләргә иреште. Әлеге үзгәрешләр кайбер күрсәткечләрнең яхшыруы белән аңлатыла: теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе, төп капиталга инвестицияләрнең артуы һәм башкалар белән.

Рейтингта Әтнә (–4 позиция),  Минзәлә, Балык Бистәсе һәм Саба ( –3әр позиция) муниципаль районнарының хәле начарайды. Әлеге начараю теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең артуы, үзе җитештергән товарны төяп җибәрүнең, төп капиталга кертелә торган инвестицияләрнең кимүе һәм башкалар белән аңлатыла.

Бер җан башына төяп җибәрелгән продукция республика буенча  уртача  84,54 мең сум тәшкил итте, республика муниципаль районнары арасында бу күрсәткеч буенча Әлмәт (540,07 мең сум), Түбән Кама (283,21 мең сум) һәм Яңа Чишмә (167,54 мең сум) муниципаль районнарында аеруча югары нәтиҗәләргә ирешелде.

 2017 елның1 марты торышы буенча республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,74% тәшкил итте. 22 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч уртача республиканыкыннан түбәнрәк. Эшсезлекнең иң аз дәрәҗәсе  Лаеш (0,20%),  Югары Ослан (0,37%) һәм Актаныш (0,39%) муниципаль районнарында теркәлде. Иң зурысы - Саба (1,38%), Алабуга (1,37%) һәм Баулы (1,32%) муниципаль районнарында.

2017 елның гыйнвар–февралендә ТРда бер җан башы исәбеннән 0,121 кв.метр гомуми торак мәйдан файдалануга тапшырылды. Бер җан башына иң зур мәйдан Питрәч (1,37 кв.метр), Лаеш (0,37 кв.метр) һәм Югары Ослан(0,29 кв.метр) муниципаль районнарында тапшырылды.

Рейтинг белән тагын да җентекләбрәк «Эшчәнлек» бүлегенең «Территориаль үсеш» бүлекчәсендә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International