ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Бүген Гайдар форумында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Россиядә эшләүче төрек банклары вәкилләре белән очрашу үткәрде.

 

«Интехбанк» ГАҖ кертемчеләренә иминият акчаларын  түләү

 2017 елның 13 гыйнварына  «ИнтехБанк» ГАҖнең 9 меңнән артык кертемчесе – Татарстан Республикасы кешесе –  4,9 млрд  сумнан артык күләмдәге иминият акчаларын алдылар. Түләнгән акчаларның түләнергә тиешле гомуми суммадагы өлеше – 36,1%.

 

Бүген Гайдар форумы кысаларында «Россиядә инновацияләр турында милли доклад: йоклаган гигантларны ничек уятырга?» презентациясенә багышланган эксперт дискуссиясе уздырылды.

 

2017 елның 12-14 гыйнвары көннәрендә Мәскәү шәһәрендә  Гайдар форумы уздырыла. Гайдар форумы теоретик һәм практикларны, дөньяның әйдәп баручы галимнәрен һәм сәясәтчеләрен, иң югары финанс даирәләре һәм глобаль бизнес-элита вәкилләрен берләштерүче уникаль интеллектуаль мәйданчык булып тора.

 

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 1 гыйнварыннан «Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2015 елның 3 ноябрендәге 306-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләр үз көченә керә.

 

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектлары вәкилләрен Россия экспорт үзәгенең Белем бирү проекты кысаларында «Экспорт операцияләрен таможняда рәсмиләштерү» дип аталган түләүсез курсларда катнашырга чакыра. Курслар 2017 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында оештырыла.

 

2017 елның 1 гыйнварыннан  2017 елның 31 декабренә кадәр халыктан сораштырулар үткәрелә.

 

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан Республикасының  социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс игълан итте.

 

Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге һәм лицензияләштерү буенча хисап тапшыру өлешендә кулланучылар өчен «Идарә» Дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына хисап формасын кертүнең тәртибе үзгәртелде.

 

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның  сентябреннән «Минем документларым» челтәренең Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә урнашкан 5 махсуслаштырылган офисы эшкуарлар өчен («Бизнес өчен КФҮ»)  эшли.  

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International