«Татфондбанк» ГАҖ һәм «Интехбанк» ГАҖ кертемчеләренә иминият акчаларын түләүнең барышы турында

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

«Интехбанк» ГАҖ кертемчеләренә иминият акчаларын  түләү

 2017 елның 13 гыйнварына  «ИнтехБанк» ГАҖнең 9 меңнән артык кертемчесе – Татарстан Республикасы кешесе –  4,9 млрд  сумнан артык күләмдәге иминият акчаларын алдылар. Түләнгән акчаларның түләнергә тиешле гомуми суммадагы өлеше – 36,1%.

«Татфондбанк» ГАҖ кертемчеләренә иминият акчаларын  түләү

 2017 елның 13 гыйнварына «Татфондбанк» ГАҖнең 110 меңнән артык кертемчесе - Татарстан Республикасы кешесе –  38,2 млрд сумнан артык күләмдәге иминият акчаларын алдылар. Түләнгән акчаларның түләнергә тиешле гомуми суммадагы өлеше – 82,6%.

 

Эшкуарлар өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның «кайнар линиясе» эше графигы

 Операцион эшчәнлеген туктаткан банк клиентлары булган эшкуарлар белән эшләү офисы ташламалы программа буенча микрозаймнар алуга гаризалар кабул итү өчен эшен штаттагы режимда дәвам итә:  7.00дән 23.00гә кадәр.

«Кайнар линия» көндәлек режимда  эшли: 8.00 дән 20.00гә кадәр. Эшкуарларның телдән мөрәҗәгате өчен телефон номеры: (843) 524-90-90.

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның микрозаймнары

Операцион эшчәнлеген туктаткан банк клиентлары булган эшкуарларга ярдәм итү кысаларында «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОна микрозаймнар алу буенча гомуми суммасы 200 млн 842 мең сумлык 126 гариза керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International