Гайдар форумы кысаларында «Россиядә инновацияләр турында милли доклад: йоклаган гигантларны ничек уятырга?» презентациясенә багышланган эксперт дискуссиясе уздырылды

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Бүген Гайдар форумы кысаларында «Россиядә инновацияләр турында милли доклад: йоклаган гигантларны ничек уятырга?» презентациясенә багышланган эксперт дискуссиясе уздырылды.

Чара барышында төп тармакларга караган предприятиеләрнең инновацияле үсешенә комачаулый торган киртәләр каралды, бизнесның инновацияләр белән кызыксынуын арттыру өчен беренче чиратта нинди адымнар ясарга кирәклеге тикшерелде, әлеге максатларда дәүләтнең, бүген гамәлгә ашырыла торганнардан  тыш, тагын нинди  чаралар күрә алуы хакында фикер алышулар оештырылды.

Чараның модераторы сыйфатында «Россия венчур компаниясе» АҖнең программ директоры Евгений Кузнецов чыгыш ясады.

Икътисад министрлыгыннан чарада министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International