Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 1 гыйнварыннан «Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2015 елның 3 ноябрендәге 306-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләр үз көченә керә.
Шулай ук 2017 елның 1 гыйнварыннан Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2016 елның 30 сентябрендәге 620нче боерыгы белән юридик затка һәм шәхси эшкуарга карата тикшерү үткәрү турында контроль-күзәтчелек органы күрсәтмәсенең (боерыгының) типлаштырылган (үрнәк) формасы актуальләштерелә.