Татарстан эшкуарларының процент ставкасын субсидияләүнең яңа программасы буенча 41 млн. сумнан артык ярдәм күрсәтеләчәк

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Хезмәт күрсәтү турында консультация сорап бер ай эчендә 600гә якын эшмәкәр мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2019 елның 3 октябреннән кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итүнең яңа программасын эшләтеп җибәрде. Ул Россия банкларыннан алынган кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарны тулысынча каплауны күздә тота, ягъни бу процент ставкасын 100% лы субсидияләү дигән сүз. Әлеге программада катнашучылар кредитның «гәүдәсен» генә түләргә тиеш булачак. Бер кешегә финанс ярдәменең иң чик күләме елына 10 млн. сум тәшкил итә.

«Дәүләт ярдәменә мөрәҗәгать итеп, бизнес вакытны һәм акчаларны шактый экономияли, ә бу күпкә тизрәк һәм масштаблырак үсәргә мөмкинлек бирә. Кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү программасында катнашып, КУЭ оешмалары түләнгән процентларын тулысынча каплыйлар, шуңа күрә кредит гәүдәсен генә түлисе кала. Асылда, эшмәкәр өчен бу кредит түгел, ә кичектереп тору», – дип шәрехләде Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы Фәрит Габделганиев.

Бүгенге көндә, ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы КУЭга ярдәм итү һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге мәгълүматларына караганда, эшмәкәрләр арасында әлеге дәүләт ярдәме чараларын алуга ихтыяҗ зур. 3 октябрьдән башлап, хезмәт алу шартлары буенча консультация сорап 600гә якын эшмәкәр мөрәҗәгать итте. Шуларның 74е гариза тутырган. Барлыгы кече һәм урта бизнес ширкәтләре белән 41 млн. сумнан артык субсидия алуга 11 килешү төзелгән инде.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда субсидия алу өчен гаризалар 15 ноябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Мәскәү ур., 55, каб. 521. Программада катнашу шартлары һәм кирәкле документлар исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:

http://mert.tatarstan.ru/rus/subsidirovanie-zatrat-svyazannih-s-uplatoy-2957577.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International