120 экспортер чыгу өчен әзерләнә

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Татарстанның экспорт юнәлешле 120 компаниясе чит ил базарларына чыкканда түләүсез укыту һәм экспертлар белән тәэмин итү мөмкинлеге алачак.

2019 елның 26 августында Татарстан  Республикасы Икътисад министрлыгы  ярдәме белән Эшкуарлыкка ярдәм  итү Фонды тарафыннан гамәлгә  ашырылган «Экспорт акселераторы»  белем бирү программасы эшли башлады. Программаны тормышка ашыруга KPMG халыкара аудитор консалтинг компаниясе җәлеп ителде. Программада катнашучылар экспортка чыкканда кирәкле теоретик һәм практик күнекмәләр үзләштерәчәкләр.

Үзенең экспорт потенциалын укытуда һәм гамәлгә ашыруда катнашу өчен Татарстан Республикасының 120 кече һәм урта эшкуарлык субъектын сайлап алу узды.

Укыту 12 юнәлеш буенча теоретик һәм практик курсларны үз эченә ала. Аның ахырында һәр катнашучы үз экспорт проектын тормышка ашыру буенча алга таба адымнар исемлеген чагылдыручы экспорт планын эшли алачак.

40 катнашучы компания алга  таба экспорт контракты төзегәндә  экспертлар озатуында катнашу  өчен сайлап алыначак. Моннан  тыш, иң яхшы 10 катнашучы өстәмә  ментор программасында катнашу  мөмкинлегенә ия булачак.

Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, кече һәм урта бизнес өчен экспортка чыгу җитди чыгымнар таләп итә, шуңа күрә яңа базарларны үзләштерергә карар иткән компанияләргә, шул исәптән экспертиза һәм әлеге базарларга анализ ясау аша да, ярдәм итү мөһим. Татарстан Республикасында чимал булмаган экспорт үсешенә нәкъ менә шундый эксперт ярдәме йогынты ясарга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында элек тәкъдим ителгән Россия Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык экспортын үстерү буенча төбәкләр арасында лидерлар арасына керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International