Татарстан Президенты КИФ-2018 киңлекләрендә Монголия Президенты Халтмаагийн Баттулга белән очрашты

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Бүген КИФ-2018 киңлекләрендә Монголия Президенты Халтмаагийн Баттулга белән очрашты. 

Очрашуда тагын РФ Монголиядә Россия Федерациясе  Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Искәндәр Азизов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов Халтмаагийн Баттулгага очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Монголиядә берничә мәртәбә булуын билгеләп үтте. «Без Сезнең ил җитәкчелеге белән очрашкан идек, Монголиянең әйдәүче предприятиеләрендә булдык. Бүгенгә безнең яхшы багланышлар корылган. Татарстан Монголия белән уңышлы хезмәттәшлекне үстерергә тели», - диде ул.  

Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, Татарстан – нефть чыгаручы һәм нефть эшкәртүче республика. Төбәктә нефть химиясе, машина төзелеше, шиналар җитештерү һәм авыл хуҗалыгы тармаклары алга киткән.  «Туризм һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек тә зур кызыксыну уята. Шулай ук мәгариф өлкәсендә дә багланышларны киңәйтергә кирәк», - дип тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов. 

Халтмаагийн Баттулга билгеләп үткәнчә, Монголиянең Россия төбәкләре белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрен ныгыту – өстенлекле бурычларның берсе. Аерым алганда, Татарстанның шиналар җитештерү тармагы ил өчен кызыклы. «Бездә йөкләр асылда җир өсте транспортында ташыла. Шуңа күрә безгә шиналар күп кирәк. Бу юнәлештә мөмкин булган хезмәттәшлек вариантларын карау әйбәт булыр иде», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International