ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2016 ел
җомга

Гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре кысаларында республикадагы сәүдә мәйданчыкларына 1 млрд. сумнан артык бәялек продукция китерелде. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәмәсендә ТР авыл хуҗалыгы азык-төлек министрының берече урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

 

2016 елның 1 декабрендә  С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводында Татарстан Республикасы Төзелеш кластерында катнашучылар өчен  «КАИ-Лазер» Төбәк инжиниринг үзәген тәкъдир итү үтте.

 

Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 1 мең 478 мең тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 18 млн. 216 мең сумлык 481 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

 

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм Болгарда яңа “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелеше буенча киңәшмә уздырды.

 


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларының балалар, яшьләр һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән Яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен ачу һәм аларны матди-техник, икътисадый, мәгълүмати база төзү аша фәнни-техник, инновацияләр һәм җитештерү сфераларында үстерүгә бәйле чыгымнарын финанс ягыннан тәэмин итүгә гаризалар сайлап алу комиссиясенең утырышының турыдан-туры трансляциясен түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин:

 

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Германия Федератив Республикасы белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне җайга салу максатларында 2016 елның 6 декабрендә ТР кече һәм урта бизнесы вәкилләренең ГФР бизнес-делегациясе белән очрашуын оештыра.

 

РФ икътисадый үсеш министры Максим Орешкин:

Хөрмәтле коллегалар!

Беренчедән, шуны әйтәсем килә: мин үземә карата күрсәтелгән ышанычны югары бәялим, аны тулысынча акларга тырышачакмын.

 

2016 елның 1-2  декабре көннәрендә Бергамо (Италия) шәһәрендә Икътисадый, сәнәгый һәм валюта-финанс хезмәттәшлеге буенча Россия-Италия советы каршындагы  Кече һәм урта бизнес сферасында хезмәттәшлек һәм сәнәгать округлары буенча Россия-Италия эшче төркеменең (алга таба – Эшче төркем) XXV утырышы уздырыла. 

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның  сентябреннән «Минем документларым» челтәренең Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә урнашкан 5 махсуслаштырылган офисы эшкуарлар өчен («Бизнес өчен КФҮ»)  эшли.  

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International