ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Казанда РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге координацион советы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

 

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда Конфедерацияләр Кубогын уздыруга әзерлекнең барышы турындагы мәсьәлә буенча «Россия 2018» республика оештыру комитеты утырышын уздырды.

 


30
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Лондон бизнес мәктәбе (London Business School) профессоры Ричард Джолли «Хәзерге заман шартларында лидерлык» темасына лекция сөйләде.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2016 елның гыйнвар-декабренә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль-икътисади үсешенә айлык рейтингы ясалды.

 

Дәүләт власте федераль органнарының  дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибен камилләштерү һәм шулай ук  2013 елдан бирле кире элемтә алу өчен хезмәт күрсәтүләргә даими сыйфат мониторингы Россия Икътисади үсеш министрлыгы заказы буенча төзелгән  «Сезнең контроль» системасы аша башкарыла.

 


27
гыйнвар, 2017 ел
җомга

27 гыйнварда Дәүләт Советында республика Стретегиясе-2030ны өйрәнүгә һәм пропагандалауга  багышланган Парламент дәресләре-2017не оештыру һәм үткәрү буенча ачык ишекләр Көне уздырылды. Урта гомуми белем бирү оешмаларында тарих һәм җәмәгать белеме укытучылары белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.

 

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров рәислегендә «Оешмалар кабул иткән хезмәт хакы түләү һәм мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль страхованиесе түләүләре  бурычларын каплау буенча финанс-икътисади беркетмәләр һәм чаралар турында»гы мәсьәләсе буенча социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү республика өч яклы комиссиясе каршындагы хезмәт хакы түләүне, табышлар һәм халыкның яшәү дәрәҗәсен Координацияләү советы утырышы булды.

 

2017 елның 27-28 гыйнварында Мәскәүдә  «Россия Федерациясе субъектларының дәүләт власте органнарында проект эшчәнлеген оештыру» Коммуникацион сессиясе уза. Татарстан Республикасыннан югарыда әйтелгән сессиядә Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов һәм Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары  Булат Хаҗиәхмәтов катнаша. 

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның  сентябреннән «Минем документларым» челтәренең Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә урнашкан 5 махсуслаштырылган офисы эшкуарлар өчен («Бизнес өчен КФҮ»)  эшли.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International