Татарстан Республикасында, югары үткәрешле технологияләрне кулланып, энергетика өлкәсендә проектлар гамәлгә ашырыла ала. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында билгеле булды.
22 мартта Казанда МСП субъектларына ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «МСП Корпорациясе» АҖ Генераль директоры Александр Браверман катнашында киңәшмә була.
2017 елның 27 мартында Мәскәүдә (Новинский б-р, 8нче йорт) РВКның VI Инвестицион форумы: венчур базарының киләчәге була.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кориб» компанияләр төркеменең (Чаллы) җитештерү цехларын карап чыкты.
18 апрельдә Түбән Камада «Закамье» регионы сәүдә-сәнәгать палатасы белән бергә эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү буенча үзәк оештыруында һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә эшмәкәрләрнең I Съезды була. Аның максаты – 2020 елга кадәр эшмәкәрлекне үстерү стратегиясен эшләү.
2017 елның 30-31 мартында Мәскәүдә кеше, шәһәр һәм бизнес ихтыяҗларына юнәлтелгән энергетика белән идарә итүнең яңа моделен төзүгә багышланган Халыкара энергетика саммиты — Smart Energy Summit узачак.
Россия Хезмәт министрлыгының мәҗбүри пенсия страхованиесе системасында шәхси исәп-хисаплар торышы турында страховкаланган затларны мәгълүматлаштыру буенча Россия Федерациясе Пенсия фондының дәүләт хезмәтләре күрсәтү административ регламентын раслауга ярашлы боерыгы 2017 елның 13 мартында Россия Минюстында теркәлгән. Элек шундый мәгълүматлаштыруның гамәлдә булган регламенты үз көчен югалткан дип таныла.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 2 мартындагы 245нче Карары белән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 17 августындагы «Дәүләт контроле (күзәтчелеге) аерым төрләрен оештырганда хәвеф-хәтәр-юнәлтү юлын куллану һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 806нчы Карарына кайбер үзгәрешләр кертелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Агросила «Чаллы-МПК» (Чаллы) җитештерү комплексын ачуда катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП (алга таба - «Дәүләт заказы агентлыгы» ДУП) белән бергә атна саен бушлай белем бирү семинарлары оештыра.