Россия Хезмәт министрлыгының мәҗбүри пенсия страхованиесе системасында шәхси исәп-хисаплар торышы турында страховкаланган затларны мәгълүматлаштыру буенча Россия Федерациясе Пенсия фондының дәүләт хезмәтләре күрсәтү административ регламентын раслауга ярашлы боерыгы 2017 елның 13 мартында Россия Минюстында теркәлгән. Элек шундый мәгълүматлаштыруның гамәлдә булган регламенты үз көчен югалткан дип таныла.
Хәзер күрсәтелгән дәүләт хезмәте гариза бирүчегә аның ПФРның территориаль органына яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күп функцияле үзәккә (МФЦ) шәхси исәп-хисап торышы турында белешмә бирүне сорап мөрәҗәгать иткән көннән алып 10 көн эчендә күрсәтелә .
Исегезгә төшерәбез, РФ ПФРның электрон формада күрсәтә торган хезмәтләре һәм сервислары, Пенсия фонды сайтының түбәндәге адресы буенча бирелә https://es.pfrf.ru.
Дәүләт хезмәтләре Порталында теркәлү узган гражданнарга уңайлы булсын өчен гражданинның исәп язмасын РФ ПФРның күп клиент хезмәтләрендә, шулай ук «Минем документлар» (МФЦ) офисларында раслатырга була. МФЦ эше турында җентеклерәк мәгълүматны, контактларын һәм филиалларның эш режимын, шулай ук МФЦ порталында күрсәтелә торган хезмәтләр турында түбәндәге сайттан белергә була https://uslugi.tatarstan.ru/mfc.