18 апрельдә Түбән Камада «Закамье» регионы сәүдә-сәнәгать палатасы белән бергә эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү буенча үзәк оештыруында һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә эшмәкәрләрнең I Съезды була. Аның максаты – 2020 елга кадәр эшмәкәрлекне үстерү стратегиясен эшләү.
Съездда Түбән Кама муниципаль районы һәм «Закамье» регионы эшмәкәрләре, шулай ук муниципаль һәм республика власть органнары, җәмәгать берләшмәләре һәм эшмәкәрләре берләшмәләре вәкилләре катнаша.
Съезд программасы кысасында резолюция эшләүнең актуаль юнәлешләре буенча 5 секция, продукция күргәзмәсен, Face to Face коммуникацион проектын уздыру һәм башкалар булачак.
Түбән Кама муниципаль районы һәм «Закамье» регионы эшмәкәрләре әлеге чарада катнашырга чакырыла.
Съезд катнашучысы булу өчен онлайн-теркәлү узарга кирәк.