Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә «Korea Russia Technical Cooperation» Бизнес Форумында катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итә, ул 2017 елның 20-21 июнендә Корея Республикасы Сеул шәһәренең Lotte Hotel отелендә була.
Россия Хөкүмәтенең 2017 елның 17 апрелендәге 452нче карары белән җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен төзү өлкәсендә процедураларның тулы исемлеге, җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен төзү өлкәсендә процедураларның тулы исемлегенә үзгәрешләр кертү кагыйдәләре һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен төзү өлкәсендә процедураларның тулы исемлегендә күрсәтелгән процедураларны реестрга кертү кагыйдәләре расланды.
Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә Индонезиядә Россия Туклану Продуктлары Атнасы 2017дә катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Чара Индонезиядә Россия Федерациясе Сәүдә вәкиллеге һәм Тышкы сәүдә һәм Халыкара икътисади мөнәсәбәтләр үсеше Россия советы патронажлыгында оештырылачак.
Бүген республикада «Агач утырту көне» табигатьне саклау традицион акциясе узды. Татарстан Республикасы Икьтисад министрлыгы хезмәткәрләре анда Зур Дәрвишләр торак массивы янында «Шәһәр чите урманчылыгы» Дәүләт казна учреҗдениесе Биектау участок урманчылыгы урман фондында куаклар утыртып актив катнашты. Бу көнне Татарстанда үз агачын һәр теләүче утырта алды. Моның өчен бөтен кирәкле шартлар тудырылды.
«Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм регионара элемтә агентлыгы » ДУП (алда– Агентлык, АГЗ ТР) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1997 елның 29 апрелендәге 359нчы карарына ярашлы оештырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Икьтисад министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысасында гомумшәһәр өмәсендә актив катнашты. Шимбә өмәсендә министрлык бинасы янындагы территория чистартылды, эш урыннарында генеральная уборка ясалды.
Россия эшмәкәрләре өчен конкуренциянең көчәюе бизнесның төп проблемасы булып калуын дәвам итә, дип әйтелә 2017 елда 1,5 мең предприятие — кече һәм урта эшмәкәрлек субьектларына уздырылган сораштыру нигезендә Россиядә конкуренция торышы турында «Россия таянычы» кече һәм урта эшмәкәрлек гомумроссия иҗтимагый оешмасы докладында.
Бүгенге көндә гражданнар Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы (gosuslugi.ru) аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәт күрсәтүләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта, шәхси мәгълүматларга ныклы яклау таләп ителгән хезмәт күрсәтүләрне алуга Федераль порталга гариза юллау өчен, үзеңнең исәпкә алыну язмаңны расларга кирәк. Моны өйдәге компьютердан мөстәкыйль эшләү мөмкин түгел.
1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәмен һәм 9 май Җиңү көннәрен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниипаль хезмәтләр күрсәтү МФЦ» ( «Минем Документлар») Дәүләт бюдҗет учреждениесе филиаллары гаризалар кабул итүнең түбәндәге графигы буенча эшләячәкләр:
Татарстан Республикасы Икьтисад министрлыгы Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының 2017 елның гыйнвар-марты өчен айлык социаль-икьтисади үсеше рейтингын әзерләде.