"Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге Татарстан Республикасындагы экспортка юнәлеш алучы кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренә кече һәм урта бизнес буенча III Россия-Финляндия Партнериатында катнашу мөмкинлеге хакында хәбәр итә, әлеге чара 2017 елның 9 октябреннән 11 октябренә кадәр Хельсинкида (Финляндия) узачак.
"Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖнең алга таба үсеше, бары төп куәт күләме арткан очракта гына мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә "ТАИФ" ярдәме белән "Түбән Кама нефть химиясе" булган производстволарны киңәйтү һәм яңаларны төзүне күздә тотучы стратегик үсеш программасын гамәлгә ашыра. Бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында "Түбән Кама нефть химиясе" генераль директоры Азат Бикмурзин хәбәр итте.
2017 елның 14 августында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен поливинилхлорид пластикларыннан ясалган бер мәртәбә кулланыла (файдаланыла) торган медицина эшләнмәләрен сатып алуны гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында" 14.08.2017 № 967 карары кабул ителде, ул 2017 елның 25 августыннан үз көченә керә.
Россия Минпромторгы 2017 елның 17 августындагы 2789нчы әмере белән Татарстан Республикасы төзелеш кластерының (инициаторы – «СуварДевелопмент» ЧҖШ) һәм төзелеш технологияләре һәм материалларының (инициаторы – «Ак Барс Девелопмент» ЧҖШ) сәнәгать кластерлары федераль реестрына керүен раслады.
17сеннән 26 августка кадәр Югары Ослан районы территориясендә Студентларның белем форумы бара. Форум «Татарстан Республикасы студентлар лигасы» Региональ яшьләр җәмәгать оешмасы тарафыннан оештырылган.
Чын йөрәктән Сезне истәлекле дата – план органнары барлыкка килүгә 95 ел тулу белән котлыйм! Бу чор республика тормышында һәм, тулаем алганда, ил язмышының барлык өлкәләрендә тамырдан үзгәрешләр барлыкка килгән тулы бер дәвер. Һәр тарихи этапта ведомство алдында төрледән төрле мәсьәләләр килеп баса, ләкин аларның барысы да республикада яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын арттыруга кайтып кала.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә: "Лизингка җайланма бирүне үстерү: җайланманың лизинг шартнамәсе (моношәһәрләр өчен ЛИЗИНГ-ГРАНТ) буенча беренче кертемне (аванс) түләүгә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары чыгымнарын субсидияләү" чарасы кысаларында субсидияләр рәвешендә ярдәм күрсәтү өчен Чаллы шәһәрендәге кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу буенча Конкурс комиссиясе утырышы 2017 елның 25 августында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Мәскәү ур., 55 й., 429 каб., 13:00 сәгатьтә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә: "Татарстан Республикасында социаль эшкуарлыкны үстерү" чарасы кысаларында субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәмен күрсәтү өчен Чаллы шәһәренең кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу буенча Конкурс комиссиясе утырышы 2017 елның 25 августында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Мәскәү ур., 55 й., 429 каб., 10:30 сәг. 2
18 августтан 23енә кадәр Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә ел саен үткәрелә торган "Талантлар ачу" җәйге яшьләр мәктәбе булды. Оештыручысы – "Казан ачык талантлар университеты 2.0" АНО. Җәйге мәктәптә Татарстаннан барлыгы 400 тирәсе яшь кеше һәм 100 остаз, шулай ук талантлар белән идарә итү өлкәсендә республика һәм федераль дәрәҗәсендәге экспертлар, ата-аналар һәм оештыручылар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ 24 президенты - идарәсе рәисе урынбасары Вячеслав Воробьев белән очрашты.