Бер мәртәбәлек пластик медицина эшләнмәләрен дәүләт заказчылары яңача сатып алачак

2017 елның 25 августы, җомга

2017 елның 14 августында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен поливинилхлорид пластикларыннан ясалган бер мәртәбә кулланыла (файдаланыла) торган медицина эшләнмәләрен сатып алуны гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында" 14.08.2017 № 967 карары кабул ителде, ул 2017 елның 25 августыннан үз көченә керә.

Расланган карар гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы кысаларында медицина ярдәмен күрсәтүче федераль дәүләт бюджет учреждениеләре һәм Россия Федерациясе субъектларының дәүләт бюджет учреждениеләре тарафыннан ПВХ-пластикларыннан ясалган бер мәртәбә кулланыла (файдаланыла) торган медицина эшләнмәләрен сатып алу үзенчәлекләрен билгели.

Хөкүмәт мондый заказчылар өчен түбәндәге яңалыкларны билгеләде:

– исемлеккә кертелгән (алга таба – исемлек товарлары) ПВХ-пластикларыннан ясалган бер мәртәбәлек медицина эшләнмәләрен бары тик махсус реестр оешмалары гына китерә алачак. Аны Сәүдә-сәнәгать министрлыгы сайтыннан һәм БМС системасыннан табарга мөмкин булачак;

– әгәр дә исемлек товары чит илдә җитештерелгән икән, заказчылар аның сатып алуга үтеп керүен чикләргә тиеш булачак;

– комиссия барлык заявкаларны да, шул исәптән электрон аукционда катнашучылар сатачак заявкаларның барча икенче өлешләрен дә карап тикшерәчәк;

– башлангыч максималь бәяне Сәламәтлек саклау министрлыгы белән Сәүдә-сәнәгать министрлыгының уртак методикасы буенча исәпләргә мөмкин булачак. Әлеге документ әлегә кабул ителмәгән;

– исемлек товарлары белән беррәттән исемлеккә кертелмәгән товарларны сатып алу мөмкин булмаячак.

Яңа кагыйдәләр буенча, әгәр дә заявкаларның берсе генә булса да сатып алу документацияләренә җавап бирсә, заказчы калганнарының барысын да кире кагарга тиеш булачак. "Дөрес" заявкада шул ук вакытта исемлектәге товарларны җиткерү тәкъдим ителергә тиеш.  Аны махсус реестрдагы җиткерүче юлларга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International