ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисадый зонасында "Гродан" яңа предприятие төзелешенә тантаналы рәвештә старт бирде. Чарада шулай ук "Роквул-Волга" заводы идарәчесе Максим Васильев һәм "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнаштылар.

 

Бүген Алабуга районында махсус икътисадый зонада Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә "Алабуга" МИЗ Күзәтчелек советы утырышы узды. Чарада дүрт инвестиция проекты тәкъдим ителде: «НПК Химпроминжиниринг» АҖ («Росатом») ПАН-прекурсор җитештерүне, «Роквул»дан субстратлар җитештерү, «Хәят Кимья» Төркия компаниясне санитар-гигиеник продукция заводының икенче чираты төзелешен, «ИНКО-ТЭК Агро Алабуга» минераль ашланмалар җитештерү проектын тәкъдим иттеләр.

 

Махсус икътисад зоналарының (МИЗ) инвестиция ягыннан кызыксындыргыч үзлеген арттыру РФ Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан "Ипморталмаш" халыкара форумында оештырылган түгәрәк өстәлнең төп темасына әверелде. Анда министрлыкларның, МИЗ идарәче компанияләренең вәкилләре һәм инвесторлар катнашты.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда Бельгия «Драйлок-Технолоджиз» компаниясенең санитар-гигиена продукциясе җитештерү заводын эшләтеп җибәрүдә катнашты. Компаниянең генераль директоры Барт Ван Малдерен сүзләренчә, проектка инвестицияләр суммасы 40 млн евродан артык. Җитештерүнең гомуми куәте 3- 3,5 млрд. подгузник булырга тиеш. Малдерен билгеләп үткәнчә, проект 5 ел эчендә файдага эшли башлаячак.

 

"Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге Татарстан Республикасындагы экспортка юнәлеш алган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренә хәбәр итә: Россиянең Алманиядәге сәүдә вәкиллеге, Алмания базарына Россия продукциясен чыгару максатларында, Берлинда төзелеш һәм йорт өчен продукцияләр гипермаркетларының иң зур челтәрләренең берсе булган HORNBACH AG белән җиткерүчеләр ярминкәсен оештырырга планлаштыра. Әйләнеше буенча HORNBACH AG Алманиядә  DIY (Do-It-Yourself – ремонт һәм йорт өчен кибетләр) гипермаркет челтәрләре арасында өченче урында һәм Европада бишенче урында тора (HORNBACH AG презентациясе теркәлә).

 


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Гражданнарга дәүләти, муниципаль һәм башка төрле хезмәтләрне "бер тәрәзә" принцибы буенча алуның сыйфатын һәм үтемле булу дәрәҗәсен арттыру максатларында Байлар Сабасында дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге ("Минем документлар" офисы) Тынычлык урамы, 22 йорт адресында урнашкан заманча яңа бинага күченде.

 

2017 елның 4 октябрендә "Сколково" инновация үзәгенең Технопаркында "Росатом" дәүләт корпорациясенең Атом энергиясеннән файдалану объектлары капиталь төзелешендә технологияләр трансферы үзәгенең "Капиталь төзелештә яңа технологияләр – бүген үк куллан!" темасына Ачык ишекләр көне узачак.

 


8
сентябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 4 сентябреннән 8 сентябренә кадәрге чорда Россия Федерациясенең халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарә кадрлары әзерләү буенча Дәүләт планын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасында Томск өлкәсеннән яшь эшкуарлар булып китте. Визитны Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы һәмТатарстан Республикасының Идарә кадрлары әзерләүнең Президент программасы чыгарылышлары ассоциациясе оештырды.

 

2017 елның 4 сентябреннән 8 сентябренә кадәрге чорда Абхазия Республикасындагы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең Татарстан Республикасына визиты булды.

 

Дәүләт власте федераль органнарының  дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибен камилләштерү һәм шулай ук  2013 елдан бирле кире элемтә алу өчен хезмәт күрсәтүләргә даими сыйфат мониторингы Россия Икътисади үсеш министрлыгы заказы буенча төзелгән  «Сезнең контроль» системасы аша башкарыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International