Татарстан Президенты "Алабуга" МИЗда "Гродан" предприятиесе производствосы төзелешен башлап җибәрде

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисадый зонасында "Гродан" яңа предприятие төзелешенә тантаналы рәвештә старт бирде. Чарада шулай ук "Роквул-Волга" заводы идарәчесе Максим Васильев һәм "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнаштылар.

Проект инвесторы - "Роквул-Волга" ҖЧҖ, аның "Алабуга" МИЗда гамәлдәге проектлары бар. Компания яңа проектка 500 млн. сум кертергә ниятләнә.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, "Роквул" Татарстанның стратегик хезмәттәше. "Бүген без истәлекле вакыйга шаһитлары - "Алабуга" МИЗда яңа производство линиясе төзелешен башлауда катнашабыз. Бу "Роквул" компаниясенең чираттагы проекты, без аның белән инде 5 ел дәвамында эшлибез. Яңа заводта бик кирәкле продукт - таш мамык субстраты җитештереләяәк, ул республикада гына түгел, ә Россия базарындагы ихтыяҗны каплый", - диде ТР Президенты.

"Биш ел элек без завод төзедек, хәзер авыл хуҗалыгына ярдәм итәчәк яңа җитештерү линиясен башлыйбыз. Планлы инвестицияләр күләме хәзерге вакытта 500 миллион сумны тәшкил итә", – дип билгеләп узды"Роквул-Волга" заводы идарәчесе Максим Васильев.

Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Васильев производство линиясенә багышлап чыршылар утыртты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International