2017 елның 4 октябрендә "Сколково" инновация үзәгенең Технопаркында "Росатом" дәүләт корпорациясенең Атом энергиясеннән файдалану объектлары капиталь төзелешендә технологияләр трансферы үзәгенең "Капиталь төзелештә яңа технологияләр – бүген үк куллан!" темасына Ачык ишекләр көне узачак.
Чара "Росатом" дәүләт корпорациясе тарафыннан "Технологик үсеш агентлыгы" АКБО һәм "Сколково" фонды белән берлектә оештырыла.
Ачык ишекләр көненең максаты – Росатом дәүләт корпорациясенең "Капиталь төзелеш өлкәсендә инновацияле чишелешләр, технологияләр, продукцияләр, эшләнмәләр, материаллар, югары технологияле хезмәтләр реестры"на (Иң яхшы үтемле технологияләр базасы – НДТ) кертелгән иң яхшы үтемле технологияләрне күрсәтү, алар төзелешнең бәясен һәм вакытларын сизелерлек дәрәҗәдә киметә; инжиниринг компанияләренә, техник заказчыларга югары технологияле продукцияне җитештерүчеләр, Россиянең һәм чит илдәге әйдәп баручы компанияләр, НИИ, ВУЗлар, үсеш институтлары, профильле ассоциацияләр һәм берләшмәләр белән диалогны үстерү һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген тәэмин итә.
Әлеге чара Россиядә төзелеш индустриясенең көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсенә ирешү, инвестицияле-технологик партнерлыкларны формалаштыру буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, кече инновация компанияләре белән төзелешкә, кооперацияне үстерүгә карата комплекслы якын килү максаты белән дөньяви дәрәҗәдәге технологик чишелешләрне эзләү һәм кертү механизмнарын камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Чараны оештыруга кагылышлы барлык сораулар буенча "Технологик үсеш агентлыгы" АКБО вәкиле – Минаҗетдинова Ләйсән Наил кызы белән элемтәгә керү сорала: event@t-ag.ru, +7(967) 017-84-71.