"Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге Татарстан Республикасындагы экспортка юнәлеш алган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренә хәбәр итә: Россиянең Алманиядәге сәүдә вәкиллеге, Алмания базарына Россия продукциясен чыгару максатларында, Берлинда төзелеш һәм йорт өчен продукцияләр гипермаркетларының иң зур челтәрләренең берсе булган HORNBACH AG белән җиткерүчеләр ярминкәсен оештырырга планлаштыра. Әйләнеше буенча HORNBACH AG Алманиядә DIY (Do-It-Yourself – ремонт һәм йорт өчен кибетләр) гипермаркет челтәрләре арасында өченче урында һәм Европада бишенче урында тора (HORNBACH AG презентациясе теркәлә).
Сәүдә вәкиллеге тарафыннан HORNBACH AG җитәкчелеге белән HORNBACH AG компаниясе җиткерүчеләре сыйфатында квалификацияләнергә исәбе булган Россия компанияләре белән җиткерүчеләр ярминкәсен үткәрү мөмкинлеге турында принципиаль килешенгәнлеккә ирешелде. Чара кысаларында HORNBACH AG сатып алулар буенча вице-президенты җиткерүчеләргә сатып алулар процессын оештыру принциплары, партнерларны квалификацияләү критерияләре хакында мәгълүмат бирәчәк. Кызыксынган катнашучылар сәүдә челтәренең сатып алучылары белән турыдан-туры элемтәләр урнаштыру мөмкинлегенә ия булачак.
Чараны Алманиядә Россиянең Сәүдә вәкиллегендә үткәрү планлаштырыла ( Берлин ш.) Чама белән 2017 елның ноябрендә. Чарада катнашу түләүсез. Алдан теркәлү таләп ителә. Катнашучы-компанияләр командировкага (очыш, урнашу һ.б.) бәйле чыгымнарны мөстәкыйль рәвештә түлиләр. Кунакханәләргә бронь алу, авиабилетларга заказ бирү, трансфер шулай ук катнашучылар тарафыннан мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашырыла.
Республикада төзелеш һәм йорт өчен товарлар җитештерү өлкәсендә шөгыльләнүче эшкуарларга һәм бу чарада катнашырга кызыксынучыларга тәкъдим ителә торган форманы тутырулары һәм аны ТР Экспортка ярдәм үзәгенә түбәндәге электрон почта адресына җибәрүләре сорала: tatexport@yandex.ru, тел: (843) 524 76 70 , 2017 елның 19 сентябренә кадәр.
Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм үзәге кече һәм урта эшкуарлык субъектларының төрле форматтагы халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра, эшкуарларга үз продукциясен чит ил базарларында тәкъдим итәргә киңәш итә һәм потенциаль партнерлар эзләүдә теләктәшлек күрсәтә. ТР Экспортка ярдәм үзәге хезмәтләре турында тулырак мәгълүматны http://export-rt.ru сайтыннан алырга була.