ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасының экспортка юнәлеш алган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен Казакъстан Республикасы Костанай өлкәсе делегациясе белән очрашуга чакыра.

 


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруның барышы турында стратегик сессия Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

 

Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасының экспортка юнәлеш алган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен Кытайның Zhengzhou International Hub компаниясе топ-менеджменты белән очрашуга чакыра.

 


13
октябрь, 2017 ел
җомга

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан вәкаләт бирелгән оешма буларак Идарәлек кадрларын оештыру һәм әзерләү буенча федераль ресурслар үзәге (ФРҮ) быелның октябрь-ноябрь айларында Россия Федерациясе субъектларында бәяләү эшчәнлеге өлкәсендә зарури квалификация имтиханнарын уздыра.  

 

2017 елның 13 октябрендә Алабуга шәһәрендә Road-show "Минем шәһәр. Минем талант" кысаларында "ИННОКАМ" ассоциациясенең Кадрлар комитетының чираттагы утырышы булып узды.

 

2017 елның 17 октябреннән 31енә кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында" 2014 елның 27 августындагы 616 номерлы карары нигезендә аккредитация алу буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларыннан заявкалар кабул ителүе хакында игълан ителә.

 


12
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм үзәге "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасының экспортка юнәлеш алган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен "Manufacturing Turkmenistan 2017" халыкара машина төзелеше күргәзмәсендә катнашырга чакыра, чара Төрекмәнстанның Ашхабад шәһәрендә 2017 елның 1 декабреннән 5енә кадәр узачак.
 

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы хәбәр итә: 2017 елның 17 октябрендә 14:00 сәгатьтә Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм субъектларын яңадан аккредитацияләү комиссиясенең утырышы булачак.

 


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

9 октябрьдән 11енә кадәр Гуанчжоу шәһәрендә (КХР) кече һәм урта эшкуарлык буенча III Кытай-Россия эш форумы – 2017 уза. Форум "Кече һәм урта бизнесның зур мөмкинлекләре" шигаре астында узачак һәм тематик секцияләргә бүленәчәк. Форум үзен Россия һәм Кытай эшкуарлары арасында эшлекле хезмәттәшлекне җайга салуның нәтиҗәле мәйданчыгы буларак танытты.

 

2017 елның 13 октябрендә "Лизингка җайланма бирүне үстерү: җайланманың лизинг шартнамәсе (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) буенча беренче кертемне (аванс) түләүгә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының чыгымнарын субсидияләү"   чарасы кысаларында субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча Татарстан Республикасы Яр Чаллы моношәһәре КУЭ субъектларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Мәскәү ур., 55 й., Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, 429 каб., 10:30 сәг.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International