Аккредитация алу өчен заявкалар кабул ителүе хакында игълан

2017 елның 13 октябре, җомга

2017 елның 17 октябреннән 31енә кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында" 2014 елның 27 августындагы 616 номерлы карары нигезендә аккредитация алу буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларыннан заявкалар кабул ителүе хакында игълан ителә.

Заявкалар Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү  һәм аларны үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге тарафыннан түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Мәскәү урамы, 55 йорт, 125 каб., шулай ук Үзәкнең Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге территориаль вәкиллекләрендә кабул ителә.

Конкурска заявкалар кабул итү вакыты:

дүшәмбе-пәнҗешәмбе – 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр

җомга – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International