Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм үзәге "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасының экспортка юнәлеш алган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен "Manufacturing Turkmenistan 2017" халыкара машина төзелеше күргәзмәсендә катнашырга чакыра, чара Төрекмәнстанның Ашхабад шәһәрендә 2017 елның 1 декабреннән 5енә кадәр узачак.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасының бердәй экспозициясе тәкъдим ителәчәк. Урыннарның чикләнгән булуын исәпкә алып, катнашуда кызыксынган эшкуарларның 2017 елның 20 октябренә кадәр кадәр үз карары хакында ТР Экспортка ярдәм үзәгенә tatexport@yandex.ru электрон почтасы буенча хәбәр итүләре сорала. Элемтә өчен: Кирилин Кирилл Владимирович, телефоны: +7 987 225 04 58.