Фәрит Габделганиев Мәскәүдә КУЭка ярдәм илкүләм проектын эшләү һәм гамәлгә ашыру турында фикер алышуда катнаша
Сүз белән түгел, эш белән. Бизнесны нульдән ничек башларга һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә.
"Кооперация" фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды программасында катнашуга заявкалар кабул итү дәвам итә. Анда катнашу өчен индустриаль партнер (уртача яки эре коммерция предприятиесе) белән килешүләр төзегән кече предприятиеләр дәгъва белдерергә мөмкин.
Бизнеста хатын-кызларның фикерләве ирләр фикерләвеннән нәрсәсе белән аерыла – уңай һәм тискәре яклары, хатын-кыз карьерасында – эшкуарлык, тәҗрибәң һәм акчаң булмый торып, үз эшеңне ничек нульдән башлап җибәрергә?
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта эш сәфәрендә. Эш сәфәренең максаты – ИННОПРОМ-2018 халыкара сәнәгать һәм инновацияләр күргәзмәсендә катнашу.
Республика халкын социаль эшкуарлык нигезләре һәм бизнес-идеяләрне үстерү баскычлары белән Казанда уку семинарында таныштырачаклар. Белем бирү тренингы 1 августта 16:00 сәгатьтә КФУның "УНИКС" мәдәният-спорт комплексында була.
Минзәлә районы 6 позициягә күтәрелде, Чирмешән һәм Спас – 5кә. Икътисад министрлыгы 2018 елның гыйнвар-май айлары өчен районнарның үсеш рейтингысын әзерләде
Республиканың яшь бизнес-аналарын берләштергән проект үз эшен 9 июльдә башлап җибәрә. Бу көнне Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург ур., 28) беренче уку-укыту тренинглары була. Эшлекле мохиткә чуму, бизнес-проектлар эшләү һәм ментор ярдәме каралган бушлай программа 5 көн дәвам итәчәк. Укуларның йомгаклау этабы - катнашучыларның проектлары конкурсы, аның җиңүчесенә үз бизнесын башлап җибәрүгә 100 000 сум күләмендә грант бирелә.
Эшлекле активлыкны ничек арттырырга һәм бизнеска административ басымны ничек киметергә – "Бизнес-десант" белем бирү проекты кысаларында өйрәтәчәкләр. Игътибар үзәгендә – Татарстан эшкуарларына ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары. Тәҗрибәле бизнес-спикерлар, Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре үз белемнәре белән уртаклашачак. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Бизнес десант кысаларында эшкуарларга микрофинанс заемнарын алуга документлар тапшыру мөмкинлеге биреләчәк.
Бүген Казан шәһәренең Совет районы, Дәрвишләр бистәсендә (Главная ур., 60) хезмәтләр күрсәтү буенча яңа "Минем документлар" (КФҮ) үзәге ачылды.