Минзәлә районы 6 позициягә күтәрелде, Чирмешән һәм Спас – 5кә. Икътисад министрлыгы 2018 елның гыйнвар-май айлары өчен районнарның үсеш рейтингысын әзерләде
2018 елның гыйнвар-май айларында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингысында Минзәлә районы берьюлы 6 позициягә күтәрелде. Статистиканы Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы белгечләре әзерләде. Чирмешән һәм Спас районнары да яхшы нәтиҗә күрсәтте. Алар үз күрсәткечләрен 5 позициягә яхшырткан. Әлеге үзгәрешләр теркәлгән эшсезләр санының кимүенә, хезмәт хакына сатып алу мөмкинлегенең, эксплуатациягә кертелгән торак йортларның гомуми мәйданы һәм өстәлгән бәя күләме артуга бәйле.