Республиканың яшь бизнес-аналарын берләштергән проект үз эшен 9 июльдә башлап җибәрә. Бу көнне Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург ур., 28) беренче уку-укыту тренинглары була. Эшлекле мохиткә чуму, бизнес-проектлар эшләү һәм ментор ярдәме каралган бушлай программа 5 көн дәвам итәчәк. Укуларның йомгаклау этабы - катнашучыларның проектлары конкурсы, аның җиңүчесенә үз бизнесын башлап җибәрүгә 100 000 сум күләмендә грант бирелә.
"Эшкуар әни" федераль уку-укыту проекты Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация (КУЭ корпорациясе) һәм «ОПОРА РОССИИ» Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча гомумроссия иҗтимагый оешмасының Хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерү комитеты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасында проект Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм "Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасы ярдәме белән үткәрелә.
ТР ИМ матбугат хезмәте