Бүген Дәрвишләр бистәсендә КФҮнең яңа офисы эшли башлады

2018 елның 6 июле, җомга

Бүген Казан шәһәренең Совет районы, Дәрвишләр бистәсендә (Главная ур., 60) хезмәтләр күрсәтү буенча яңа "Минем документлар" (КФҮ) үзәге ачылды. Әлеге бүлек халыкка "бер тәрәзә" принцибы буенча дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр, шул исәптән Росреестр, Салым хезмәте, ЭЭМ (Миграция мәсьәләләре идарәсе, ЮХИДИ), Суд приставлары хезмәте, Роспотребнадзор, Пенсия фонды, Социаль иминиятләштерү фонды, Росимущество, "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация" ФҖ, Идентификацияләүнең һәм аутентификацияләүнең бердәм системасында теркәлү хезмәтләрен күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International