Татарстан эшмәкәрләре федераль челтәрләргә МСП.РФ цифрлы платформасы сервисы аша чыга ала.

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Сервис үзебезнең илдә сәнәгать продукциясе һәм азык-төлек булмаган товарлар, комплектлау детальләре, чимал җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр турында белешмәләр җыя һәм системалаштыра, тәэмин итүчеләрне эзләүгә сораулар урнаштыра һәм кече һәм урта бизнес субъектларын тәэмин итү чылбырына кертүгә ярдәм итә. Шул рәвешле электрон-мәгълүмат ресурсы КУЭ булу географиясен киңәйтергә һәм алдынгы компанияләр һәм федераль сәүдә челтәрләре белән тәэмин итүче булырга мөмкинлек бирә. 

Сервисның тулы функционалы “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы хисап язмасы ярдәмендә авторизациядән соң кулланучыга мөмкин. “Җитештерү кооперациясе һәм сату” сервисының өстенлекләре шунда ки, МСП.РФ цифрлы платформасында теркәлгәндә бизнес вәкиленә платформада тәкъдим ителгән сервисларның бөтен спектры ачыла: дәүләт ярдәме чаралары, региональ ярдәм чаралары, электрон имза алу, бизнес өчен статистика, документлар конструкторы, эшмәкәр календаре һ. б. 

“Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы” АҖ кулланучыларына методик ярдәм күрсәтү өчен “Җитештерү кооперациясе һәм сату” сервисына күзәтү һәм цифрлы платформада эшләүгә багышланган тиешле укыту ролигы әзерләнгән. 

Эшмәкәрләргә уңайлы булсын өчен видеоматериал сылтама буенча урнаштырылган”http://university.zakazrf.ru/media_web.html. 

Белешмә:

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары продукциясен сатуны һәм хезмәт күрсәтүләрен оештыру һәм киңәйтү чараларын гамәлгә ашыру “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проектының “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International