Татарстанда коррупциягә каршы мониторингка йомгак ясалды

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Казанда 2025 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында коррупция турында халык фикерен социологик тикшерү, коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре турында брифинг узды. 

Матбугат конференциясе барышында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары - социаль-икътисадый мониторинг департаменты башлыгы Роман Әмирханов республикада уздырыла торган социологик сораштыру нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

“Социологик сораштырулар уздыру елларында шактый тәҗрибә тупланды, ул Татарстан Республикасы хакимияте органнары тарафыннан актуаль, кирәкле һәм файдаланыла”, – дип ассызыклады Роман Әмирханов.

Коррупцияне социологик тикшерүдә Татарстан Республикасы территориясендә 2 елдан артык яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар катнаша. Социологик тикшеренү “йөзгә-йөз” принцибы буенча индивидуаль рәсмиләштерелгән интервью методы белән тормышка ашырыла.
Сораштыру аноним рәвештә үткәрелә.

“Татарстан Республикасы хакимияте органнарының коррупциягә каршы тору чаралары сораштырылучыларның 78,2%ына билгеле. Сораштыруда катнашучылар Татарстан Республикасы хакимияте органнары эшенә уңай бәя бирәләр (82,6%)”, - диде Роман Әмирханов.

Респондентларның күп өлеше коррупциягә каршы чаралар куллану ярдәмендә коррупция дәрәҗәсен киметү мөмкинлегенә ышана.

Җәмгыятьтә коррупция күренешләрен киметү буенча тәкъдим ителгән чаралар арасында һәр икенче респондент “коррупциягә каршы көрәш буенча законнарны катгыйландырырга” (53,5%) һәм “бюджет акчаларының бүленешен һәм чыгымнарын катгый контрольдә тотарга” (50,2%) кирәклеген күрсәтте.

Брифинг нәтиҗәләре буенча министр урынбасары билгеләп үткәнчә, “Социологик сораштырулар халык белән кире элемтә коралы булып тора, кабул ителгән коррупциягә каршы чараларга “җавап” алырга мөмкинлек бирә. Социологик сораштыру күрсәткечләре буенча берничә ел эчендә уңай динамика Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган дәүләт коррупциягә каршы сәясәтенең нәтиҗәлелеген күрсәтә”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International