“Invest in Tatarstan” халыкара форумы

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
5-6 март көннәрендә Югары Ослан районы территориясендә урнашкан “Казан” тау чаңгысы комплексында “Invest in Tatarstan-2014” халыкара форумы уза. Форумны, ТР Үсеш корпорациясе һәм ТР экспорт корпорациясе катнашында, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы оештыра.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов хәбәр иткәнчә, форумда 16 илдән һәм Россиянең 11 төбәгеннән 450дән артык кеше катнаша. Чит илләргә килгәндә, Бөекбритания, Италия, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, АКШ, Сингапур, Төркия, Швейцария, Чехия, Германия кебек илләрдән вәкилләр килүе көтелә. Алар - эре инвестицион компания һәм фонд, финанс институтлары, төрле бизнес-структуралар, сәнәгать предприятиеләре, дәүләт органнары вәкилләре.

Шуны билгеләп узарга кирәк: “Invest in Tatarstan-2014” халыкара форумы Татарстанның иевстицион мөмкинлекләренә PR-кампания ролен уйнай. Аның әһәмияте республикага күбрәк инвесторларны җәлеп итүдә дә чагылыш табар дип фаразлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International