ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2014 ел
сишәмбе
2014 нче елның 22 нче һәм 23 нче апрельләрендә Роспатентның II Форумы «Инновационный потенциал России» исеме астында узачак.
Форумда катнашырга теләүчелә Мәскәү шәһәре, Бережковская наб. 24 нче йорт, 1 нче төз. адресы буенча катнаша алачак.
Форумда катнашу түләүсез.


31
март, 2014 ел
дүшәмбе
ТР Икътисад министрлыгы 2014 елның гыйнвар-февраль айларына муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингын игълан итте.
Аннан күренгәнчә, гомуми рейтингта беренчелек Казан шәһәрендә. Әлмәт муниципаль районы – икенче, Лаеш районы өченче урында.
1 нче мартка булган мәгълүматларга караганда, республикада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,88 процент тәшкил итә. 15 муниципаль берәмлектә ул республика буенча уртача күрсәткечтән түбән.
Агымдагы елның Татарстанда кулланылышка тапшырылган торак мәйданы җан башына 0,07 кв метр тәшкил иткән. Җан башына туры килгән иң зур торак мәйданы бу чорда Питрәч, Биектау һәм Саба районнарында теркәлгән.
Рейтинг белән тулырак ТР Икътисад министрлыгы порталының “Территориаль үсеш” бүлегендә танышырга мөмкин.

29
март, 2014 ел
шимбә
2014 елның 27 нче мартыннаналып 29 нчы мартына кадәр Казанда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләренең дүртенче Спартакиадасы кысаларында шахмат турнирлары узды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы комндасы шахмат турнирында “көмеш” яулады.
Министрлык командасын ирешелгән уңыш белән котлыйбыз!
2014 елның 28 нчемартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ТР Икътисад министрының урынбасары Марат Шәрифуллин «Aeonmed» вәкилләре белән очрашты.
Очрашуда шулай ук «Дельрус» компаниясе вәкилләре катнашты.
Казан шәһәренең Совет районында Җиңү проспекты 100 йорт адресы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк эшли башлады.
Анда Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе, Кадастр палатасы, Росреест һәм башка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү алу мөмкин.
Кабул итү графигы.
2014 нче елның 27 нче мартында Биектау муниципаль районында Эшкуарлар конференциясе узды.
Конференциядә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасында 2014 елның 29 март мәгълүматлары буенча җир кишәрлекләре алу исемлегенә 25 меңнән артык күп балалы гаилә кертелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмшсендә ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев хәбәр итте.
Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үтте, аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Азат Хамаев сүзләренчә, 20 меңнән артык күп балалы гаилә җир кишәрлекләрен алган инде, шул исәптән 2014 елның гыйнвар-март айларында 741 кишәрлек бирелгән.

Гомумән республикада исемлеккә кертелгән 80% тан артык күп балалы гаилә җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков уздырды.
Анда Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов катнашты.

28
март, 2014 ел
җомга
Быел республикада «Лизинг-грант» программасында катнашырга дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул итү иртәрәк башланды.
Бүген республикада эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча күптөрле программалар гамәлгә ашырыла. «Лизинг-грант» – шуларның иң популярыдыр, мөгаен. Аның максаты – республиканың инновация-сәнәгать кластерына кергән эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү. Әлеге программа нигезендә, химия, нефтехимия, машина төзелеше, автокомпонентлар җитештерү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү, төзелеш материаллары җитештерү, җиңел сәнәгать, агач, каты көнкүреш калдыклары эшкәртү тармакларында бизнес-проектларын гамәлгә ашыручы эшмәкәрләр лизинг килешүләре буенча алынган җиһазларга тотылган чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр ала.
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет вәкилләре Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча “юл картасы” проектын карады.
ТР Хөкүмәте Йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында үткән чараны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
“Без республика икътисады өчен кече һәм урта бизнесның әһәмияте һәм роле турында күп сөйлибез, ләкин 2010 нчы елдан тулай төбәк продукты структурасында эшкуарлыкның өлеше әкрен үсә”, - диде Рөстәм Миңнеханов, утырышны ачканда. Ул искәртеп үткәнчә, бүген республикада кече һәм урта бизнес – бу 140 меңнән артык хуҗалык итүче субъект, анда якынча 500 мең кеше эшли. Шул ук вакытта тулай төбәк продукты структурасында кече һәм урта бизнесның өлеше - 25 проценттан бераз артык.
“2015 елда без кече һәм урта эшкуарлыкның тулай төбәк продуктындагы өлешен 34 процентка җиткерергә тиеш идек, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Әмма мондый динамика белән без аңа ирешә алмаячакбыз”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International