ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2014 ел
җомга
Идел буе федераль округында әйләнә-тирә мохитне саклау, урман хуҗалыгы, табигатьтән файдалануны оптимальләштерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүген Уфа шәһәрендә узган Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында каралды, анда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук утырыш эшендә Россия Федерациясе Табигать ресурслары министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Владимир Лебедев, Россия Федерациясе генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев катнашты.
М.Бабич утырышны ачып, билгеләп үткәнчә, тулаем Россиядә һәм аерым алганда округта сәнәгать, икътисад үсә, яңа предприятиеләр ачыла. Шуңа күрә әйләнә-тирә мохиткә йөкләнеш арта.
М.Бабич китергән күрсәткечләр буенча, Идел буе федераль округына һавага чыгарылган бөтенроссия йөкләнешенең 16%ы һәм агызып чыгарган суларның 17%ы туры килә. Төп проблемалар арасында Тулы вәкаләтле вәкил законнардагы җитешсезлекләрне атады.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең чираттагы директорлар советы утырышын уздырды. "Мордовия" техник-кертү технопаркы турында аның гендиректоры Виктор Якуба сөйләде.
Аның мәгълүматлары буенча, идеяне гамәлгә ашыруга 2010 елда керештеләр. Бүген технопарк Мордовиянең инновацион инфраструктурасын һәм предприятиеләрен бердәм механизмга берләштерә, кече һәм урта бизнес үсүгә стимул бирә. Технопаркта 1176 хезмәткәр эшли торган 44 резидент компания бар. 2013 елда берләштерелгән керем 582,3 млн.сум булды. Бүген технопарк «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ һәм Татарстанның башка предприятиеләре белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыра.
«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законы 2014 нче елның 1 нче январеннән гамәлгә керү сәбәпле хисап формалары алышына.
2014 нче елның 1 нче кварталыннан «№1-торги» хисап формасы «№1-контракт» формасын алыштыра.



27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Швабе» ААҖ генераль директоры Сергей Максин инновацион инжиниринг үзәген – «Смарт Сити Казан» мәйданчыгында «Швабе» ААҖ фән шәһәрчеген оештыру проекты буенча фикер алыштылар. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Сергей Максин кыскача гына компаниянең икътисадый күрсәткечләре һәм киләчәктә үсеш перспективалары турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, «Швабе» холдингы «Ростех» («Ростех» ДК) дәүләт корпорациясе составына керә. «Швабе» ААҖ тарафыннан беренче мәртәбә оптик-электрон инжиниринг үзәге – фәнни шәһәрчек төзү проекты Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясенең Россия Федерациясе вице-премьеры Дмитрий Рогозин катнашында узган күчмә утырышы кысаларында Казанда 2013 елның октябрендә тәкъдир ителгән иде.Төзелә торган фәнни шәһәрчекнең төп бурычы – конкуренциягә чыдам заманча җылылык визион каналларын, оптик-электрон модульләрне һәм «Швабе» ААҖ предприятиеләренең тотрыклы финанс хәлен тәэмин итәрлек һәм аларның киләчәк үсеше өчен шартлар тудырырлык оптик һәм оптик-электрон системалар өчен шулар нигезендә приборлар эшләүне тәэмин итү.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Maire Technimont Италия компанияләре төркеменең Директорлар советы рәисе Фабрицио Ди Амато белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, халыкара мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наиль Маганов, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директор Рафинат Яруллин, "Түбән Кама нефтехим" ААҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин катнаштылар.

Maire Technimont Италия төркеме 50гә якын компания берләштерә, алар нефть чыгару, химия һәм нефть химиясе, энергетика, инфраструктуралар һәм башкалар белән шөгыльләнә. Компаниядә 30 илдә 5 меңгә якын хезмәткәр эшли.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды. Утырышта «Татнефть» ААҖнең 2014 елның ике аенда бюджеты үтәлеше каралды һәм апрель аена һәм быелның икенче кварталына бюджеты расланды.

Директорлар советы сланец нефте буенча геологик өйрәнүнең торышы һәм һәм тәҗрибә-сәнәгать эшләрен уздыру турында мәгълүматны тыңлады. «Татнефть» компанияләре төркеме тарафыннан сланец катламнарында чыгарыла торган барлык ресурслар 2014 ел башына 192 млн тонна күләмендә бәяләнә. Хәзерге вакытта геологик-геофизик күрсәткечләр бәяләү алып барыла, агымдагы елда аларда пластны су белән шарлату уздыру өчен скважиналар сайлап алына. Баулы ятмаларындагы скважинада данко-лебедянский катламнарында ГРП үтәлде.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда Тюрингия федераль җиренең Икътисади үсеш агентлыгы генераль директоры Андреас Край белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортындагы очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры - сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

Германия делегациясе әгъзаларын сәламләп, Илдар Халиков үз чиратында Тюрингия җитәкчелегенә, Татарстанга игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде. Премьер-министр билгеләвенчә, Германия республиканың төрле өлкәләрдәге төп партнерларының берсе санала.
Илдар Халиков кыскача кунакларга республика икътисадының үсеше һәм гамәлгә ашырыла торган зур проектлар турында сөйләде.

Үз чиратында Андреас Край Илдар Халиковка федераль җир премьер-министры Кристине Либеркнехт исеменнән сәламләү сүзләрен тапшырды.
“Без Татарстан белән Тюрингия арасындагы хезмәттәшлеккә бик шатбыз”, диде ул.

Татарстан Республикасында контракт системасын гамәлгә ашырганда консультация-методик ярдәм күрсәтү максатында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга методик тәкъдимнәр (кыскача кулланма) әзерләнде.


Методик материаллар яңа законның төп нигезләмәләренә кыскача аңлатма бирә, шул ук вакытта басым «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар китерү, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында» 2005 елның 21 июлендәге элек гамәлдә булган 94-ФЗ номерлы Федераль законда каралмаган һәм контракт системасында яңалык булган (бердәнбер тәэминатчыдан сатып алу тәртибенең үзгәрүе, экспертиза уздыруның зарурлыгы һ.б.ш.) нигезләмәләргә ясала.


26
март, 2014 ел
чәршәмбе
2014 нче елның 16 нче апрелендә «Җиһазлар лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы («ЛИЗИНГ-ГРАНТ») килешүе буенча беренче кертемнәрен (аванс) түләүгә чыгымнарын субсидияләү» чарасы буенча дәүләт ярдәменә тәкъдим ителүгә бирелгән заявкаларны карау буенча конкурс комиссиясе утырышы була.
Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт.

Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша ала аласыз: (843)5-24-90-90.

2014 елның 25 нче мартында Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең эшче төркеме утырышы булды. Утырышта Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606 номерлы указларында каралган Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләренең, шулай ук эшче төркемнең аңа кадәрге карарларының үтәлеше тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International