ТР Икътисад министрлыгы 2014 елның гыйнвар-февраль айларына муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингын игълан итте.
Аннан күренгәнчә, гомуми рейтингта беренчелек Казан шәһәрендә. Әлмәт муниципаль районы – икенче, Лаеш районы өченче урында.
1 нче мартка булган мәгълүматларга караганда, республикада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,88 процент тәшкил итә. 15 муниципаль берәмлектә ул республика буенча уртача күрсәткечтән түбән.
Агымдагы елның Татарстанда кулланылышка тапшырылган торак мәйданы җан башына 0,07 кв метр тәшкил иткән. Җан башына туры килгән иң зур торак мәйданы бу чорда Питрәч, Биектау һәм Саба районнарында теркәлгән.
Рейтинг белән тулырак ТР Икътисад министрлыгы порталының “Территориаль үсеш” бүлегендә танышырга мөмкин.