ТР Президенты: «2010 нчы елдан тулай төбәк продукты структурасында эшкуарлыкның өлеше әкрен үсә»

2014 елның 28 марты, җомга

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет вәкилләре Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча “юл картасы” проектын карады.


ТР Хөкүмәте Йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында үткән чараны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.


“Без республика икътисады өчен кече һәм урта бизнесның әһәмияте һәм роле турында күп сөйлибез, ләкин 2010 нчы елдан тулай төбәк продукты структурасында эшкуарлыкның өлеше әкрен үсә”, - диде Рөстәм Миңнеханов, утырышны ачканда. Ул искәртеп үткәнчә, бүген республикада кече һәм урта бизнес – бу 140 меңнән артык хуҗалык итүче субъект, анда якынча 500 мең кеше эшли. Шул ук вакытта тулай төбәк продукты структурасында кече һәм урта бизнесның өлеше - 25 проценттан бераз артык.
“2015 елда без кече һәм урта эшкуарлыкның тулай төбәк продуктындагы өлешен 34 процентка җиткерергә тиеш идек, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Әмма мондый динамика белән без аңа ирешә алмаячакбыз”.


Татарстан Президенты ассызыклаганча, республиканың кайбер шәһәрләрендә һәм районнарында республика икътисадын үстерү өчен эшкуарлык үсеше мәсьәләсенә шулай ук җитди карыйлар. Аның сүзләренчә, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең «юл картасы» гади хисаплардан гына торырга тиеш түгел – ул эшкуарлык мохитен формалаштырырга, яңа бизнеслар һәм яңа эш урыннары булдырырга тиеш. Кайбер урыннарда бюрократик һәм коррупцион күренешләрне булдырмас өчен чара күрергә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук муниципалитетлардагы эш дәрәҗәсен белеп тору өчен вазгыятьне мониторинглауны кертергә, күрсәткечләрнең гомуми базасын булдырырга тәкъдим итте.


“Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм 2014 -2016 елларга Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыгын үстерүнең «юл картасы» проектын эшләүнең алшартлары турында” гы төп нотык белән Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады. Татарстан Республикасында, башка илләр, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, эшкуарлыкны үстерүгә бәйле вазгыятькә анализ ясалды. Мәсәлән, республикада 1 мең кешегә карата эшкуарлар саны, алга киткән илләр белән чагыштырганда, алты мәртәбә ким.


Эшмәкәрләр өчен иң зур проблема – төзелешкә һәм энергия тәэминаты челтәрләренә тоташуга рөхсәт алу. Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, 2018 елга төзелешкә рөхсәт бирүне карауның вакытын 56 көнгә хәтле киметү (хәзер – 223 көн), милекне теркәү вакытын 7 көнгә (хәзер – 33 көн), энергия тәэминаты челтәренә тоташуга гаризаны карау вакытын 40 көнгә хәтле киметү күздә тотыла.


Рөстәм Миңнеханов катнашучылар игътибарын бүгенге көндә республикада бу сроклар, Россиянең башка регионнары белән чагыштырганда, артык икәненә юнәлтте. Ул федерация субъектларының уңышлы тәҗрибәләрен өйрәнергә һәм эштә кулланырга тәкъдим итте. Аерым алганда, энергия тәэминаты челтәрләренә тоташуга шартлар Ленинград һәм Ульяновск өлкәләрендә уңайлырак.


Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, 2014 елда муниципаль берәмлекләрдә сәнәгать мәйданчыкларын булдыру буенча проектлар сайланачак. Иң перспективалыларга ярдәм итү планлаштырыла. Татарстан Республикасы икътисад министры искәрткәнчә, бүген муниципаль берәмлекләрнең 67 процентында кече һәм урта бизнесның өлеше республиканың уртача күрсәткеченнән кимрәк.


Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең “юл картасын” расларга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, “юл картасы” кысаларындагы эш барышын квартал саен күзәтергә кирәк. Эре предприятиеләр белән эшне активлаштырырга кирәк – алар тирәсендә кече һәм урта бизнесны формалаштыру өчен, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Төзелеш һәм энергетика өлкәсендә эшмәкәрлек климатын яхшырту чаралары турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов чыгыш ясадылар.


Муниципаль берәмлекләрдә эшмәкәрлек климатын яхшырту турында Казан шәһәренең Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин чыгыш ясады.
Утырыш барышында шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукын яклау буенча вәкаләтле Тимур Нагуманов, “Опора России” Бөтенроссия кече һәм урта эшмәкәрлек иҗтимагый оешмасының ТР бүлекчәсе җитәкчесе Азат Газизов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының идарә рәисе Шамил Агеев чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International