ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
2014 нче елның 11 нче июненнән алып 13 нче июненә кадәр Казахстан Республикасының Алмата шәһәрендә «Expo-Russia Kazakhstan 2014» сәнәгать күргәзмәсе һәм форум булачак.

Күргәзмә һәм форум кысаларында тематик түгәрәк өсталләр һәм министрлыклар һәм ведомстволар белән очрашулар планнаштырыла.
Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша: +7 (495) 721-32-36, шулай ук info@zarubezhexpo.ru электрон адресына язып ала аласыз

Тимер юллар төзү, инфраструктура үсеше, сәнәгать белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итү һәм эчке ихтыяҗны үстерү юнәлешендә Татарстанга Кытай тәҗрибәсен өйрәнү һәм алардан үрнәк алу файдалы булыр иде. Кытай компанияләрен исә республикабызның инвестицион мөмкинлекләре кызыксындыра.


21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының илленче утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2013 нче елгы эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ТР Дәүләт Советы депутатлары игътибарына әзерләнгән хисап Хөкүмәтнең төрле тармаклар буенча эшчәнлегенә җентекле тасвирнамәдән гыйбарәт булды.
Илдар Халиков искәртеп үткәнчә, соңгы өч елда Татарстан икътисадында теркәлгән югары тизлекле үсештән соң, 2013 нче елда Татарстан Республикасы икътисадында артта калу тенденцияләре ачык күзәтелде. Тулаем алганда, 2013 ел икътисади үсештә түбән траекториягә күчеш белән тасвирланды, гәрчә нефтькә бәяләр югары булып сакланса да.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советының һәм өстенлекле илкүләм проектларны тормышка ашыру һәм демографик сәясәт буенча РФ Президенты каршындагы Советның уртак утырышында катнашты.
Чара Мәскәүдә узды. Аны РФ Президенты Владимир Путин үткәрде.
Утырышта катнашучылар илдә авылларның тотрыклы үсешен тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
“Авыл территорияләре көчле икътисадый, демографик, табигый һәм тарихи-мәдәни потенциалга ия, - дип әйтте Владимир Путин. – Безнең бурыч – аны, миллионлаган гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен, ил ихтыяҗында нәтиҗәле куллану”.

19
апрель, 2014 ел
шимбә
2014 елның беренче кварталында Татарстан Республикасында гражданнарга 6,5 млн. электрон рәвештә хезмәт күрсәтелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде.
Киңәшмәне гадәттәгечә видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Роман Шәйхетдинов шулай ук 5 млн. сорау ясалган, электрон рәвештә 662 меңнән артык язылу теркәлгән (шул исәптән табибларга язылу һәм башкалар) дип хәбәр итте. Моннан тыш электрон рәвештә 590 млн. сумлык 518 меңнән артык түләүләр үткәрелгән.
Узган елның шул ук чорына карата үсеш 15 % тәшкил итә.

18
апрель, 2014 ел
җомга
2014 елның 19 нчы апрелендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында “Бердәм Россия көне” узачак.
Очрашуда РФ Дәүләт Думасы депутаты Радик Сабит улы Ильясов,ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР башкарма хакимияте органнарының вәкилләре катнашачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан ТР Икътисад министрының урынбасары Айрат Шәмсиев катнашачак.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 ел, 14 апрель, 242 нче карары белән "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының дәүләт программалары исемлеген һәм Татарстан Республикасының дәүләт программаларын эшләү, тормышка ашыру һәм нәтиҗәлелеген бәяләү тәртибен раслау турында» 2012 ел, 31 декабрь, 1199 нчы карарына үзгәрешләр кертелде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында “Көндәшлекне үстерүбүлегендә сатып алу план-графигы урнаштырылган.
2014 елның 18нче апрелендә  Татарстан Республикасы Икътисад министрының урынбасары Айрат Шәмсиев Татарстан Республикасы Предприятияләр һәм эшкуарлар ассоциациясе вәкилләре белән “Ел җитәкчесе” конкурсының номинация исемлеге турында фикер алыштылар.
2014 елның 16 нчы апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вәкилләре белән очрашу узды.
Очрашу нәтиҗәсе буларак Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе уртак эш программасы расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International