Фермерлар һәм эшмәкәрләр семинар киңәшмәсе

2014 елның 5 августы, сишәмбе

3 август, якшәмбе көнне Мөслимнең “Нурлыгаян” паркында фермерлар һәм эшмәкәрләрнең өченче республика сабан туе үтте. Бәйрәмгә ТР Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров, республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә эшләүче фермерлар, эшмәкәрләр һәм эшмәкәрлекне үстерүдә ярдәм итүче оешма вәкилләре килгән иде.
Сабантуйга килгән кунаклар иң элек эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәген ачу тантанасында катнаштылар. Үзәк эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә ярдәм итү максатыннан төзелде. “Биредә хөкүмәт программалары турында белешмә, бушлай юридик ярдәм алырга мөмкин блачак. Гомумән, эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алачак”, диде район башлыгы Рамил Муллин. Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев: “Иң мөһиме – власть белән эшмәкәрләрнең тырышлыгын берләштерү”, дип билгеләп үтте. – “Бүген Россиягә каршы куелган санкцияләрне үз файдабызга кулланырга кирәк. Чит илдән кертелгән авыл хуҗалыгы продукциясенә бәйлелектән китеп, ниһаять, эшкәртү промышленностена игътибарны арттырырга мөмкин. Бу яктан мөслимлеләр үрнәк!”
Кунаклар Мөслим гимназиясе базасында узган фермерлык хәрәкәтен үстерүгә багышланган семинар-киңәшмәдә катнашты. “Фермерлык белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр бүген зур хөрмәткә лаек. Күмәк колхозлар таркалып, авыл хуҗалыгы торышының киләчәге билгелсез булган заманда, алар үз өсләренә зур җаваплылык алган һәм шул ук вакытта булган байлыгыбызны дөрес якка юнәлдергән шәхесләр. Республика җитәкчелегенең бүген төп максаты – шушындый эшкуарларыбызны саклап калу һәм алар үрнәгендә тагын берничә буын эшмәкәрләрне үстерү”, - диде министр Марат Әхмәтов, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Мөслим җирлегендә шушындый егет-кызларның күп булуын да мактауга лаек, дип белдерде ул. Киңәшмәдә катнашучылар исә Марат Готовичка фермерлык хәрәкәтен үстерүгә бәйле булган сорауларын бирде. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге кадрлар мәсьәләсенә кагылышлы иде.


Киңәшмәдән соң, Марат Әхмәтов район башлыгы Рамил Муллин белән берлектә районыбыз басу-кырларын карап чыкты, аннан соң“Исламов” фермер хуҗалыгы басуында җирлектә эшләп килүче фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. “Басуларның торышы мин көткәннән әйбәтрәк”, дип башлады сүзен Марат Готович. Шул рәвешле соңгы елларда еш кына тәнкыйть утына тотылган “Сөт иле” составындагы “Урожай”, һәм “Ык” агрофирмаларында да үсеш тенденциясе күзәтелүен билгеләп үтте. “Полимекс” җәмгыятенә караган “Мөслим” агрофирмасында, элеккеге “Вамин” составындагы “Урожай”, “Ык” агрофирмаларында язгы кыр эшләре авырлык белән барды. “Басулар көздән эшкәртелми калу сәбәпле, хезмәт бушка китмәсме, дип борчылган идем. Басуларыгызны күрдем, өмет бар”, диде ул.


Соңгы елларда язгы чәчү чорында, җәй башында корлык күзәтелә. Үсентеләрнең вегатация чорында дым җитмәү үзен сиздерә. “Игенченең куйган хезмәтенә карата нәтиҗәсе тиңдәш түгел, әмма җирне эшкәртми калдырырга ярамый”, диде Марат Готович. Тик бүген инде нәрсә бар – шуны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк.


Министр “Исламов”, “Авзалов” фермер хуҗалыклары, “Туган як” агрофирмасы басуларына уңай бәя бирде. “Бу хуҗалыкларда игеннәрнең торышы аерылып тора, зур уңыш вәгъдә итә”, диде ул һәм шуңа бәйле М.Әхмәтов әлеге хуҗалыкларга җир мәйданын да киңәйтергә тәкъдим итте.


Сөйләшү барышында маллардан продукция алу, сөтне арттыру турында да сүз булды. Агрофирмаларда да, фермер хуҗалыкларында да бу юнәлештә эшләргә мөмкинлекләр бар, дигән фикер яңгырады очрашуда. Район башлыгы Рамил Муллин министрдан хөкүмәт программалары нигезендә терлек торакларына реконструкция үткәрү, ферма юлларын төзекләндерүдә, авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүдә ярдәм итүен сорады. Авыл хуҗалыгы белгечләрен торак белән тәэмин итүгә һәм юллар мәсьәләсенә карата министрның җавабын авыл хуҗалыгы белгечләре сөенеп кабул итте.
“Мөслим егетләре тырыш, тәвәккәл, үз алларына амбицияле максатлар куеп эшлиләр, эшчәнлекләрен үстерүгә, киңәюгә йөз тоталар. Бу – Мөслимнең өстенлекле ягы. Шуңа күрә булдыклы егетләргә мөмкинлекләр тудырып, аларга ярдәм итеп, бергәләшеп эшләргә кирәк. Алар – җирле хакимиятнең ярдәмчеләре булырга мөмкин”, диде Марат Әхмәтов Мөслим телевидениесенә биргән интервьюсында.


Бу көнне Мөслимдә Кызыл олау тантанасы да үтте. Тантана “Энҗе бөртекләре” һәм “Мөслим бизәкләре” бию ансамбльләре чыгышы белән башланды. Икмәк төялгән “КамАЗ”лар каршында “башаклар тирбәлде”, егет-кызларыбыз игенчегә мәдхия җырлады.
Район башлыгы Р.Муллин игенчеләргә, агрофирма, фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде. “Басудагысы түгел, амбардагысы икмәк. Иң мөһиме – булган икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк”, диде министр Марат Әхмәтов һәм урып-җыюны башкарып чыгуда уңышлар теләде.


Хуҗалык җитәкчеләре кунакларны быелгы уңыштан пешерелгән икмәктән авыз иттерде. “Исламов” һәм “Авзалов” фермер хуҗалыклары җитәкчеләре беренче олау икмәкне мөслим мәчете фондына күчерүләрен белдерде. Районыбыз имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов хәер-фатихасы белән беренче олаулар ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесенә үтте.
Ирек Хәмәдишинның сугым цехы белән танышыр алдыннан, Марат Готович һәм килгән кунаклар район территориясендә барлыкка китерергә ниятләнгән җитештерү мәйданының эш тәртибе белән кызыксынды. Әлеге мәйдан үз эченә берьюлы берничә төр җитештерү хуҗалыгын берләштерәчәк: икмәк кабул итү һәм эшкәртү пункты, кошчылык һәм мөгезле эре терлек үрчетү фермалары, башка төр чимал эшкәртү пункты һәм сугым цехы. Район башлыгы Рамил Муллин республика җитәкчелегенә әлеге төр мәйданны эшләтеп җибәрүдә ярдәм итүләрен сорады. Кошчы Ирек Хәмәдишинның сугым цехы бүген инде әзерлек сызыгына якынлашкан. Каз һәм индоуткалар өчен дип исәпләнгән әлеге цехта чалу гына түгел, эшкәртү, фасовкалау һәм суыту кебек процесслар да башкырылырга мөмкин. Ирек Хәмәдишин сүзләренә караганда, биредә тәүлегенә 200 баш кош-корт конвейер аша уза ала. Марат Готович әлеге цехның республика өчен бик мөһим һәм кирәкле бина булачагын белдерде.


Җирлегебездә эшләп килүче фермерлар эшчәнлеге белән объектларда булып танышканнан соң кунаклар “Нурлыгаян” паркына җыелды. Биредә җирле эшмәкәрләр җитештергән продукциядән күргәзмә әзерләнгән иде. Кунакларда күргәзмә зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International