2014 елның 1 - 9 нчы август көннәрендә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында беренче тапкыр “Агыйдел” интеллектуаль иҗади төбәкара яшьләр форумы узачак. Иҗади һәм белем бирү сменасында Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең алты төбәгеннән 100 сәләтле укучы катнашыр дип көтелә. Форумның программасы катнашучыларны шәхес буларак тәрбияләүгә һәм мәктәптән тыш белем бирү процессын камилләштерүгә юнәлдерелгән. Форум Агыйдел елгасы буенда чатыр шәһәрчеге форматында үтәчәк.
Форумның төп максаты булып, иҗат белән мавыгучы яшьләрне берләштерү, тәҗрибә, фикер уртаклашу өчен җирлек тудыру һәм яңа интеллектуаль технологияләр өлкәсен өйрәнү санала. Проектта катнашучы балаларга белем бирү өчен махсус төрле шәһәрләрдән мөгаллимнәр чакырылды. Безнең тренерлар: Денис Исмаков (Түбән Новгород; Бизнес-тренер, “Селигер”, “Машук”, “iВолга” форумнары спикеры); Анастасия Исмакова (Түбән Новгород; “Eventeam” оешмасы җитәкчесе); Наталья Чардымова (Түбән Новгород; Европа Советы, “Сальто”, “Erasmuss+” программалары тренеры); Иван Суханов (Мәскәү; Бизнес-тренер) һәм Казаннан Анна Фельдман (социаль технолог). Шулай ук А. Фельдман әлеге форум программасы директоры да.
“Агыйдел”нең интеллектуаль иҗади төбәкара яшьләр форумы программасы берничә белем бирү баскычыннан гыйбарәт: шәхси, төркемгә бүленгән һәм гомуми форум – болар һәммәсе дә, үз чиратында, уңышка ирешү, катнашучыларның ресурслы һәм шәхси үсеше өчен уңайлы шартлар булып тора.
Программа кысаларында катнашучыларны фәнни очрашулар көтә. Бу очрашуларда алар түбәндәге темаларга фикер алышачак: “IT-технологияләр: фәнни-техник прогресс алдында”, “Бүгенге химия – яңа индустрияләштерелгән икътисад нигезе”, “Машина төзелеше – инновацион үсешнең сценарий драйверы”, “Космонавтика: бөтендөнья фәнендә Россиянең лидерлык позицияләре”, “Робототехника – кешелек өчен киң технологияләр”, “Аддитив технологияләр – цифрлы җитештерүнең динамик секторы”, “Энергия нәтиҗәлелеге һәм ресурсларны саклау – икътисади модернизация стратегиясенең өстенлекле юнәлеше”.
Форумның оештыручылары булып, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе, ТР Актаныш муниципаль районы һәм “Сәләт” иҗтимагый фонды тора.