ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасына менә инде өченче ел рәттән Томск шәһәре эшкуарлары Республика предприятиеләрендә стажировка үтү максаты белән килделәр. Бу чараны аларга Дәүләт планын реальләштерү кысасында Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы оешмаларына идарәлек итү кадрларын әзерләү өчен Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы Татарстан Республикасы Президент программасы Ассоциациясен тәмамлаучылар белән бергә оештырды.
2014 нче елның 25 нче августында Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев рәислегендә Томск стажерлары өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Түгәрәк өстәлдә хакимият органнары вәкиллре һәм Республиканың эшлекле кешеләре катнашты.
Түгәрәк өстәл барышында кунаклар Республиканың социаль-икътисади үсешендәге биеклекләр һәм эшкуарлыкка ярдәм итү чаралары белән таныштылар.
2014 елның 25 августында Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Чернышевский урамы, 33, 15 офисның адресы буенча НО «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» конференц-залында әкаваплылыкчылык төкъдим итү программасының өстәмә сайланышта банклар катнашуының ачык бәйге буенча гаризаларны ачу уздырылды. Конкурста Банклардан 7 гариза тәкъдим ителде. Конкурсның йомгагы www.garfondrt.ru сайтында 2014 елның 11 сентябренә кадәр урнаштырыла.

25
август, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 22 августында НО «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» ОАО "Промсвязьбанк" белән очрашты. Бу чара нәтиҗәсендә әкаваплылыкчылык төкъдим итү программасы буенча хезмәттәшлек мөмкинлегенең йомгаклауы турында фикер алыштылар. Очрашу барышында Фонд тарафыннан түбәндәге магълүмәт житкерелде: әкаваплылыкчылык бирү шартларының яңауы һәм Фонд хезмәттәшлегенең төп үзгәрешләре.
“Юл карталары” кысасында “Бизнесны җайга салучы мохитнең сыйфатын үстерү” буенча, 2014 нче елның 15 нче августында Россия Хөкүмәте тарафыннан 816 нчы номерлы “Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү” турында Россия Минкомсвязе алдан ук эшкәрткән “Дәүләт власте органнары һәм эшкуарлар аралашуында кулланылган кайбер электрон документларны куллану чиге гамәлдән чыгарылуы”турында Карар кабул итте. 2013 нче елның 11 июнендә 953-р номерлы Хөкүмәт Карары белән расланган “Юл картасы” Дәүләт власте органнары һәм эшкуарлар аралашуында кулланылган кайбер электрон документларын куллану чиге гамәлдән чыгару өчен каралган. Кул куелган Карар Дәүләт власте органнары һәм эшкуарлар аралашуында кулланылган электрон документларны дәүләт функцияләрен үтәү процессысында куллануны тәэмин итә.

23
август, 2014 ел
шимбә
Лицензиат Дистанцион мәктәптнең электрон адресына http://mert.tatarstan.ru/rus/Remote_school_of_the_licensee.htm уникенче дәрес куелган. Лицензион таләпләр: бина һәм торак йорт. Үткән дәресләрдә без лицензия алу өчен, җир участогының да бинаның да булуы зарур дип гамәлгә керткән идек. Ләкин, кайбер металлолом әзерләү һәм эшкәртү пунктларында, производство тулысынча бинаның эчендә, җир участогын кулланмыйча оештырылган. Шул ук вакытта, бинаның мәйданы, барлык кабул итү этапларын яраклы реальләштерү, эшкәртү, металл ватыкларын саклау өчен яраклы дип әйтергә мөмкин. Мондый очракта, ничек итеп, җир участогы кирәклеге турындагы таләп үтәлә соң?
2014 нче елның 22 нче августында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин Алабуга ООО «Пищекомбинат»дигән азык-төлек комбинатының хезмәтчел коллективы белән очрашты.
Очрашуда шулай ук, Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина катнашты. Чарада барлыгы 400 дән артык кеше катнашты. Очрашу барышында Марат Шәрифуллин соңгы елларда Республиканың үсеше һәм киләчәктәге эш планнары турында да сөйләде. Очрашуда катнашучыларның сораулары да җавапсыз калмады.
Коммерцияле булмаган “Татарстан Республикасының Ышанулы фонды” хезмәттәшлек килешүенә йомгак ясау өчен банклар сайлап алу Тәртибе җитәкчелегендә,
Россия Федерациясенең Гражданлык Кодексы һәм Коммерцияле булмаган “Татарстан Республикасының Ышанулы фондының” җаваплылык йөкләү программасы конкурс документларын алу срогы 2014 нче елның 25 нче августында тәмалануы турында искәртә.
Катнашучыларның гаризалы конвертларын ачу ачык бәйгедә 2014 нче елның 25 нче августында 14 сәгать 00 минутта түбәндәге адрес буенча үтәчәк: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Чернышев урамы, 33нче йорт, 15 нче офис

22
август, 2014 ел
җомга
2014 нче елның 21 нче августында Татарстан Республикасының икътисад Министрлыгында «Чистополь» Индустрия паркын үстерү турындагы сораулар буенча видеоконференция режимында чираттагы сөйләшү булып үтте. Сөйләшүне икътисад Министры урынбасары Марат Шәрифуллин үткәрде. Сөйләшүдә шулай ук, ОАО «Химград» җитәкчесе Альберт Каримов, Татарстан Республикасының икътисад Министрлыгы ФKУ «Вол го-Вятскуправтодор» и ОАО «Химград».тармаклары бүлегенең вәкилләре катнашты. Сөйләшү барышында, яңа инвесторларны җәлеп итү планы, инвестиция проектларын Индустри паркы территориясендә тормышка ашыру, мәгълүмат билгеләрен махсус куллану юлларында урнаштыру һәм башка сораулар буенча фикер алышынды.
2014 нче елның 20 нче августында Татарстан Республикасының икътисад Министры урынбасары Айрат Шәмсиев Ютазы районындагы Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белән эш сәфәрендә катнашты. Сәфәр кысасында «Уруссу» мәнәгәть майданчыгы белән танышканнан соң, Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты һәм «URUSSU» нвестицияле сәнәгәть паркы арасында нвестицияле меморандумга кул куелды. Килешү, инвестицияләрен җәлеп итеп, яңа эшлекле сәнәгәть производствосының үсү нәтиҗәсендә, паркның киләчәктә үсүен тәэмин итүгә, шулай ук, кече һәм урта бизнес эшкуарыкка уңай климат тудыруга юнәлтелгән.
Киләчәктә 200 эш урыны булдыру планнаштырыла.
2014 нче елның 22 нче августында Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” Республика хәйрия акциясе кысасында үткәрелгән тантаналы чарада катнашты.
Акциянең төп максаты булып, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә балаларын мәктәпкә җыенырга ярдәм кулы сузу. Акция барышында аз керемле гаиләләрдәге балаларга тиешле әсбаплар белән тупланган мәктәп букчасы комплектларын тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International