Алабуга шәһәрендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” Республика хәйрия акциясе кысасында беренче сыйныфка барачак укучыларга мәктәп букчасы комплектларын тапшырдылар

2014 елның 22 августы, җомга
2014 нче елның 22 нче августында Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” Республика хәйрия акциясе кысасында үткәрелгән тантаналы чарада катнашты.
Акциянең төп максаты булып, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә балаларын мәктәпкә җыенырга ярдәм кулы сузу. Акция барышында аз керемле гаиләләрдәге балаларга тиешле әсбаплар белән тупланган мәктәп букчасы комплектларын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International