ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2014 ел
чәршәмбе
2014 нче елның 2 нче октяберенә кадәр бәйгедә катнашу өчен гаризалар кабул итүне игълан итә. Бәйгедә катнашу гаризаларын Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү Үзәге түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 нче номерлы йорт, 125 нче кабинет.
Шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль оешмаларындагы Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү Үзәгенең җирле вәкаләте дә кабул итә.
Бәйге гаризаларын кабул итү вакыты:
Дүшәмбе – пәнҗешәмбе – 9.00 – 18.00 кадәр;
Җомга – 9.00 – 17.00 кадәр
Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсен үтәү максаты белән министрлык тармаклары квартал саен ведомство астындагы предприятиеләрнең финанс –хуҗалык эшләрен анализлау буенча баланс комиссиясе утырышларын үткәрүне дәвам итә.
2014 нче елның 27 нче августында авыл хуҗалыгы Министрлыгында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс –хуҗалык эшләрен анализлау өчен агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча баланс комиссиясе утырышы булып үтте. Утырыш барышында предприятиеләрне финанслау нәтиҗәләре кимү сәбәпләре турында фикер алышынды. Бу авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр кую үзенчәлегенә, автотранспорт паркын яңартуга бәйле.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Gehl Architects (Дания) архитектура бюросына нигез салучы һәм аның җитәкчесе Ян Гейл белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Яклар шәһәр планлаштыру өлкәсендә хезмәттәшлек, хәзерге заман шәһәрләрен һәм шәһәр инфраструктурасын формалаштырганда чит илләр тәҗрибәсен куллану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, элек алар бу тема турында Ян Гейл белән Петербург халыкара икътисадый форумында (2014 елның 22 маенда) очрашу кысаларында сөйләшкәннәр инде. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Леонтьев үзәге белән бергә эшләнә торган Татарстанны социаль-икътисадый үстерү стратегиясе – 2030 («Стратегия – 2030») проектында Казанның, тулаем Казан агломерациясенең («Зур Казан» дип атала) киләчәк үсеше планлаштырыла.

Казанның үзеннән башка, без аның шәһәр яны территорияләренең яңа проектларын үстерергә планлаштырабыз, шулардан – «Иннополис» юлдаш шәһәрчеге, «Смарт Сити Казан» проекты һәм башка микрорайоннар, диде Рөстәм Миңнеханов. «Барлык эшләр дә шәһәр тирәлеген планлаштыруның хәзерге заман стандартларыннан чыгып башкарылырга тиеш», - дип белдерде ул.
2014 нче елның 28 нче августында Татарстан Республикасының Алабуга эшкуарлыкка ярдәм итү вәкаләте Үзәге ОАО «Сбербанк России» белән бергә эшкуарлар өчен түләүсез укыту семинарын оештырды. Семинар барышында көнчыгыш илләрнең Россиягә карата санкцияләр кертү шартында, ә Россия Федерациясенең җавабы турында, кредитларны финанслау сәясәте сораулары буенча фикер алышынды.
Киләсе укыту семинары Алабуга шәһәрендә 2014 нче елның 28 нче августында үтәчәк. Булачак семинарның темасы: "Бизнес мәйданчыкларын (инкубатор - бизнесын, техник паркларны") финанслау чыганаклары.
Семинар турында тулы мәгълүматны Татарстан Республикасының Алабуга эшкуарлыкка ярдәм итү вәкаләте Үзәге җитәкчесе Павел Иванович Кармановтан 8-909-312-10-17 телефоны аркылы белергә мөмкин.
2014 нче елның 7 августында Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында “Россия Федерациясенең Шәһәрләр төзү Кодексына үзгәртүләр кертү” турындагы федераль закон проекты каралды. Үзгәртүләр, күп кенә процедураларны оптимилләштерү юлы белән проект документацияләренә экспертиза үткәрү һәм бораулау скважиналарының проект документацияләренә инженер тикшеренү нәтиҗәләрен шулай ук, газ һәм нефть эзләү һәм табуга геологик өйрәнүне тормышка ашыру, корылмалар төзүне гамәлгә ашырырга рөхсәт бирү өчен, административ регламентларны камилләштерүгә юнәлтелгән.
Барлык бизнес-проектлар да Дәүләт субсидиясе критерияләренә туры килә алмый. Шунлыктан Татарстан Республикасының эшкуарлыкка ярдәм итү Үзәге инвесторлар һәм проект авторлары арасында багланыш буын миссиясен үз өстенә алды. Экспорт советын хосусый инвесторлар, инвестиция фондлары һәм банклар тәшкил итә. Инвестор экспортлары саны өзлексез рәвештә киңәеп тора. Мәсәлән, үткән атнада ОАО «Альфа-Банк» белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Банк вәкилләре Экспорт советының инвестиция проектларын сайлап алу буенча чираттагы утырышында катнашачаклар.

26
август, 2014 ел
сишәмбе
2014 нче елның 25 июлендә Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында видеоконференция режимында технологияле юл карталарын эшкәртү сораулары буенча “Йөк автомобиль төзүче” һәм “Резина һәм пластмасса әйберләрен” эшкәртү юнәлешендәге сораулар буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин үткәрде. Технологик юл картасы – технология үсеше өлкәсендә кискен системалы таләпләрне ачыклау документы, процесс сыйфатлы күрсәткечләр һәм шулай ук бирелгән күрсәткечләрне тормышка ашыру өчен альтернатив һәм контроль нокталар.
2014 нче елның 30 июлендә 722 нче номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары белән Россия Федерациясе субъектлары башкарма комитеты идарәлек органнарының хезмәтен бәяләү методикасына 2012 нче елның 21 августында кул куелган 1199 номерлы “Россия Федерациясе субъектлары башкарма комитеты идарәлек органнарының хезмәтен бәяләү” буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары белән расланды.
Регионнарның социаль-икътисади дәрәҗә үсешен максималь барлау аермасын тәэмин итү өчен, бәя факторларын исәпкә алу мөмкинчелеген тудырып һәм Россия Федерациясе субъектларының икътисади үсеш нәтиҗәләрен чагыштыру һәм салым потенциалын арттыру максаты белән Карар аркылы нормалаштыру кертелә.
2014 нче елның 26 нчы августында Алексеевск шәһәр тибындагы авылда Алексеевск, Аксубай, Алькеевск, Лаиш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Спасск, Чермишән, Чистополь муниципаль районнарының авыл җитәкчеләре белән социаль һәм хезмәт активлыгын үстерү буенча чираттагы зональ сөйләшү үтте.
Әгәр Сез үзегезнең компанияне халыкара биеклеккә чыгарырга планнаштырганда, тел барьеры килеп чыгуы комачауласа, ә Сез үзегезнең эшмәкәрләрегезнең инглиз телен яхшы белүләре ышанычлы булуын теләсәгез, Татарстан Республикасының экспортка ярдәм итү Үзәге Сезгә ярдәм итә ала!
Экспортка ярдәм итү Үзәге Сезне һәм Сезнең эшмәкәрләрегезне инглиз теле буенча (“Файдалы эшлекле хат”) «EffectiveBusinessWriting» тренингын тәкдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International