Экспорт юнәлешле эшкуарлар инглиз теле буенча түләүсез тренингка чакырылалар

2014 елның 26 августы, сишәмбе

Әгәр Сез үзегезнең компанияне халыкара биеклеккә чыгарырга планнаштырганда, тел барьеры килеп чыгуы комачауласа, ә Сез үзегезнең эшмәкәрләрегезнең инглиз телен яхшы белүләре ышанычлы булуын теләсәгез, Татарстан Республикасының экспортка ярдәм итү Үзәге Сезгә ярдәм итә ала!
Экспортка ярдәм итү Үзәге Сезне һәм Сезнең эшмәкәрләрегезне инглиз теле буенча (“Файдалы эшлекле хат”) «EffectiveBusinessWriting» тренингын тәкдим итә.
Тренинг 28 нче августта сәгать 10.00 сәгать 17.00 кадәр түбәндәге адрес буенча үтәчәк: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 18 нче номерлы йорт, Татарстан Республикасы Сәүдә – сәнәгәть палатасы.
Укытучы – тренер булып Альмира Фәттәхова чыгыш ясаячак. Аның 15 елдан артык ингиз теле буенча тәрҗемәчелек эш стажы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International